Эшеңне күңел биреп башкарсаң...
Ачык йөзле, игелекле, хезмәт сөючән педагог Чулпан Фирдәвес кызы Сәмигуллина Иске Рәҗәп мәктәбендә инде унтугыз ел буе хезмәт куя.
Әнисә Булатова,
мәктәп директоры.
Чулпан Фирдәвес кызын укучылары да ярата, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Ул да балаларга аң-белем генә түгел, җан җылысын бирергә тырыша.
Чулпан Фирдәвес кызы инде мәктәп елларыннан бирле укытучы булырга хыяллана. Өлгергәнлек аттестатын алганнан соң, ул шәхси колледжның чит телләр факультетына укырга керә. Аны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Алабуга педагогия институтында шул ук юнәлеш буенча белем алуын дәвам итә. Югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәренең 28нче урта мәктәбендә инглиз телен укыта башлый. Ә 1999 елда тормышка чыгып, Иске Рәҗәп авылына күчеп кайта.
Безнең мәктәптә аны үз фәненә һәм яшьли сайлаган һөнәренә чын күңелдән гашыйк, тәҗрибәле педагог буларак беләләр. Бу сыйфатлары белән ул укучылар һәм укытучылар арасында хөрмәт казанды. Тупланган тәҗрибәсе аңа мәктәпнең гуманитар фәннәр укытучыларының методик берләшмәсе белән уңышлы җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирә. Ул методик утырышларны, фән атналарын, ункөнлекләрен, айлыкларын үткәрүне оста оештыра. Чит телләр буенча белем бирүче яшь укытучыларның остазы буларак, төрле мастер-класслар, тренинглар, безнең район мәктәпләрендә гомуми дәүләт имтиханнары һәм БДИ биремнәрен башкару буенча практикумнар үткәрә.
Аның җитәкчелегендә укучылар тикшерү эшләрен башкарып, республика һәм регионара дәрәҗәдә уздырылган фәнни-практик конференцияләрдә катнашалар. Инглиз телен укытуның заманча алымнарын кулланучы Чулпан Фирдәвес кызы хезмәттәшлек итәргә өйрәтү, читтән торып белем бирү, проект алымнарын, интерактив алымнар һәм башка заманча технологияләрне белем бирү процессына кертү өчен зур эш алып бара.
2018 елда ул класс җитәкчеләре арасында уздырыла торган “Шәхес тәрбияләү” һөнәри осталык конкурсында катнашып, район буенча өченче урынны алды. Ел саен аның укучылары һәм иҗади коллективлары “Телләргә чикләр юк” район фестивале призеры исемен алалар. Моннан тыш, Чулпан Фирдәвес кызы “Иң яхшы укытучыбыз” һәм “Укытучы-оста” конкурсы нәтиҗәләре буенча грантларга ия булды.
Туган тел көннәре, фән атналарын уздыру кысаларында аның җитәкчелегендә мәктәптә ел саен инглиз телендә әкиятләрне сәхнәләштерәләр. Укытучы фикеренчә, үз эшеңне яратып, күңел биреп башкарган очракта, һәр нәрсәгә вакыт табарга мөмкин. Ул үзе нәкъ шулай эшли дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев