Епископ Игнатий килде
Якшәмбе көнне районга приходлар белән танышу өчен Чистай һәм Түбән Кама епископы Игнатий килде. Бу вазифага аны әле күптән түгел генә билгеләп куйдылар.
Болгарга килгәч, епископ район башлыгы Камил Нугаев белән очрашты, аннары Изге Авраамий чиркәвендә дини йолаларны үтәде. Ул шулай ук прихожаннар белән очрашты, аларның эш-мәшәкатьләре белән кызыксынды. Епископ авыллардагы чиркәүләрдә дә булды, авыл җирлеге башлыклары, руханилар һәм прихожаннар белән очрашулар үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев