Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электр энергиясен урлауларны булдырмаска кирәк

Хәзерге вакытта энергетиклар өчен электр энергиясен югалтуларны киметү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Моңа намуссыз кулланучыларның аны исәпләтмичә файдаланулары сәбәпче.

Кайбер кешеләр электр энергиясен урлауның әллә нинди юлларын беләләр, ләкин энергетиклар моңа каршы тору чарасын да вакытында табалар. Электр энергиясеннән законсыз файдалану очраклары ахыр чиктә барыбер ачыла, чөнки электр энергиясен югалтуны саный торган заманча ысуллар линиядәге генә түгел, аерым йортта да югалтуларны билгеләргә ярдәм итә. "Аист" челтәр тогының автоном индикаторы ярдәмендә электр баганасына менмичә генә, фаза белән нуль чыбыкларда ток күрсәткечләрен чагыштырып, линиядәге генә түгел, аерым йорттагы югалтуларны, кулланучының электр челтәрендә бозуларны ачыкларга мөмкин. Ә нагрузканы абонентның шәхси счеты белән чагыштырып, учет приборының эшлиме-юкмы, бу абонент линиясендә урлаулар юкмы икәнен билгеләп була. Шулай итеп, һәр абонентның күпме электр энергиясе куллануын без өйгә килеп кенә түгел, компьютер базасы аша да чагыштырып барабыз. Әгәр күрсәткеч артык түбән булса, шунда ук килеп тикшерәбез. Мәсәлән, Полянка авылында бер йортта кергән электр энергиясенең һәм счетчик күрсәткечләренең туры килмәве билгеле булды. Контроль тикшерү абонентның электр учеты приборы эшенә йогынты ясавын билгеләде һәм бозу турында акт язылды. Тулаем алганда, 2017 ел эчендә безнең хезмәткәрләр Спас муниципаль районы буенча 12780 сумга 3 акт төзеделәр. Закон буенча электр энергиясеннән килешү төземичә генә файдалану урлау булып санала, ә электр энергиясен урлаган өчен җәза бирелә икәнен кулланучылар онытмаска тиеш. РФ Җинаятьләр кодексының "Алдау яки ышанычтан файдалану ярдәмендә милеккә зыян китерү" 165нче маддәсе мондый бозулар өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Гадәттә электр энергиясен урлаучы абонентларга урланган энергия бәясеннән берничә тапкыр артыграк күләмдә штраф түләргә туры килә. Энергокомпания белгечләре урлаучының өендә булган барлык электр җайланмаларының тәүлек буе эшләп торганда күпме энегрия куллануын исәпкә алып, шушы чор өчен счет җибәрәләр. Магнит ярдәмендә электр энергиясен урлауларны булдырмаска хәзер магнитка каршы пломбалар - электр счетчигына куелып, учет приборына магнит ябыштырганда тимер пластинаның төсен үзгәртүче наклейкалар ярдәм итә. Тимер төсен үзгәртсә, магнит ябыштырырга теләгәннәр турында нәтиҗә ясап, бозу турында акт төзергә мөмкинлек бирә. Спас районы һәм Болгар буенча инде шундый 4000 артык пломба куелды. Шунысы сөендерә, әлегә беркемнең дә счетчикка магнит ябыштыруы ачыкланмады.
Иң мөһиме - нормативтан артык булган югалтулар өчен компания түли торган акчаларны линияләрне ремонтлау, подстанциядә иске җиһазларны алыштыру өчен файдаланырга булыр иде. Югалтулар азрак булган саен, линияләрне һәм җиһазларны алыштыру өчен күбрәк акча кала.Шуңа күрә энергияне югалтуларны киметү һәм аннан файдалануның нәтиҗәлеген арттыру электр энергетикасы өлкәсендә иң әһәмиятле юнәлеш булып кала.
Узган 20 ел эчендә җайланмаларның ышанычлыгы сизелерлек артты, линияләрне туктату очраклары кимеде, электр энергиясенең сыйфаты күтәрелде. Боларның барысы өчен шактый акча кирәк булды. Соңгы өч ел эчендә генә, 2015 елда Ким поселогында 10 һәм 0,4 кВ линияләргә реконструкция ясалды, 2 трансформатор подстанциясе алыштырылды. "Шәрә" чыбыкларны изоляцияле чыбыкларга алыштырдылар һәм хәзер җил, кошлар, чыбыклар өстенә төшүче ботаклар электр энергиясен бирүне өзә алмый дигән сүз. Торак пунктка килә торган электр энергиясенең сыйфаты да бермә-бер артты. 2016 елда Болгар музей-тыюлыгы объектларында 5 яңа трансформатор подстанциясе куелды, бу подстанцияләргә 10 һәм 0,4 кВ кабельләр сузылды, Приволжск поселогында 10 кВ линиясендә "шәрә" чыбыкларның бер өлеше изоляцияле чыбыкларга алыштырылды. 2017 елда капиталь ремонт буенча эшләр дәвам итеп, Кузнечиха белән Кожаевка авылларында 2 трансформатор подстанциясе куелды, Красный Вал поселогында 0,4 кВ чыбыкларның бер өлеше изоляцияле чыбыкларга алыштырылды, Отрада авылында 10 кВ линияләрдә чыбыклар һәм баганалар алыштырылды. Чөнки кулланучыларны бер өзлексез сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү энергетиклар өчен төп бурыч булып тора. Еш кына линияләргә үзлегеннән тоташуы һәм учет челтәрендәге башка бозулар аркасында кулланучылар үзләре зыян күрә, чөнки барлык бозулар линиядә көчәнешнең тайпылышына, электр энергиясен бирүдә өзеклекләргә, хәтта янгынга да китерергә мөмкин. Мондый гамәлләр бозучының үз гомере өчен куркыныч тудыра икәне турында әйтеп тә торырга кирәкми. Шулай итеп, электр линияләренә законсыз тоташу закон белән проблемаларга гына түгел, фаҗигага да китерергә мөмкин.
Йортны яки төзелә торган яңа объектны электр челтәрләре белән килешү төземичә генә электр линияләренә тоташтыру закон бозу булып санала һәм моның өчен җәза бирелә. Мондый хәлгә юлыкмас өчен, йортны төзеп бетергән яки аны яңа гына төзи башлаган һәр кешегә энергия кабул итү җайланмаларын (торак йорт, гараж һәм башкалар) технологик тоташтыру турында кулланучылар белән эшләү буенча пунктка (адресы: Болгар шәһәре, Гордеев урамы, 1нче йорт) яки "Челтәр компаниясе"нең www.gridcom-rt.ru сайтында Клиентларга - Кулланучының шәхси кабинеты бүлегендә гариза бирергә кирәк.
Йортлардагы электр чыбыкларының тузуы һәм предохранительләр аркасында кыска ялганыш булып, янгын чыгарга мөмкин. Чыбыклар чорма аша узса, бу аеруча куркыныч. Шуңа күрә ныклап уйларга кирәк - чорма аша кергән чыбыкларны яки электр счетчигын алыштырумы, я булмаса кыска ялганыш аркасында янган йортны яңадан төзү арзанракмы?
РФ Хакимияте 2012 елның 4 маенда кабул иткән "Электр энергиясен ваклап сату базарының эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында" 442нче карарның 144, 147 пунктлары нигезендә, энергия кабул итү объектларының баланс чигендә куела. "Челтәр компаниясе" ААҖнең www.gridcom-rt.ru сайтында учет приборларын кую урыннарына таләпләр, учет приборларын куюның типтагы схемалары урнаштырылган.
Йортларда электр һәм янгын куркынычсызлыгын саклау өчен электр үткәрү линияләренә санкциясез тоташуларны булдырмаска кирәк. Хөрмәтле газета укучылар, электр белән тәэмин итү буенча нинди дә булса сорауларыгыз туса, сез 3-10-26 телефоны (шул исәптән аноним рәвештә) яки "Челтәр компаниясе" ААҖ Контакт-үзәгенең тәүлек буе эшләүче 800-2000-878 күп каналлы түләүсез телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Светлана ЛазаревА,
Спас РЭСының
хезмәт күрсәтүне сату группасы җитәкчесе.
Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев