Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электр энергиясе өчен түләргә кирәк

Светлана Лазарева, хезмәтләрне сату бүлеге җитәкчесе. Заманча дөньяны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә "Челтәр компаниясе" кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү буенча зур эш алып бара.

Шул ук вакытта электр энергиясе барлыкка килсен өчен күп кеше тырышлык куя икәнен, аның ипи һәм кием-салым кебек үк товар булуын да онытмаска кирәк. Тик кайбер кулланучылар бу хакта онытып, электр энергиясенә үзенчә "экономия" ясаудан тайчынмыйлар. Бу юлы алар ялгышалар, чөнки гадел сатып алынган киловаттлар һәрвакыт очсызракка төшә.

Чит милектән законсыз рәвештә файдаланучыларга һәрвакыт җавап тотарга кирәк булачак. Россия Федерациясе Гражданнар Кодексының 539 маддәсе, 1 өлеше, 543 маддәсе, 1 өлеше нигезендә, оешма белән килешү төзегән абонент электр энергиясеннән файдалану режимын үтәргә, оешма карамагында булган электр челтәрләреннән файдалану куркынчсызлыгын һәм анда кулланылган приборларның төзеклеген тәэмин итәргә тиеш. Кулланучы шулай ук энергия белән тәэмин итүче оешмага аварияләр, электр энергиясе учеты приборларының төзексезлеге һәм энергиядән файдаланганда килеп чыккан башка бозулар турында хәбәр итәргә бурычлы.

2016 елда электр энергиясеннән исәпсез файдаланган өчен 33791 кВт-сәгатькә 25 акт төзелде. Акт төзелгән хуҗалар учет приборларының төзеклеген тикшереп тору аларның бурычы түгел дип уйлаганнар һәм учет приборы ватык, яки аның дөрес эшләмәве аркасында энергия өчен түләү суммасын яңадан исәпләүне дөрес гамәл түгел, дип санадылар. Шунысын белергә кирәк, 04.05.2012 елгы 442нче РФ Хөкүмәт Карары белән расланган Электр энергиясе базарлары эшенең Төп положениеләре нигезендә (алда Төп положениеләр), электр энергиясеннән учетсыз яки килешү төземичә генә файдалану факты буенча челтәр оешмасы электр энергиясеннән учетсыз файдалану турында акт төзи һәм аның нигезендә кулланылган электр энергиясе өчен исәп-хисап ясала. Ә яңадан исәпләнгән суммалар шактый, чөнки исәп-хисап учет приборы тикшерелгән соңгы көннән алып, энергия кабул итү җайланмаларының куәтеннән чыгып ясала. Мәсәлән, Приволжскида яшәүче берәүгә учет приборы эшенә комачаулаган өчен, 29787 сумга перерасчет ясалды. Моннан тыш, аңа яңа учет приборын да алып куярга туры килде, чөнки төзек булмаган учет приборының күрсәткечләре буенча исәп-хисап ясалмый. Шулай итеп, "кая соң монда экономия ясау?", дигән сорау килеп туа. Мәкальдә әйтелгәнчә, "саран икеләтә түли", ә электр энергиясен урлаучыларга тагын да күбрәк түләргә туры килә.

Шуңа күрә электр энергиясен урлау өчен электр чыбыкларына яки учет приборларына тотынганчы, ныклап уйлагыз. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк - урланган электр энергиясеннән алынган тиенлек табыш яки счетлардан күпкә артык булган перерасчетлармы?

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 7.19 маддәсе нигезендә, энергия челтәрләренә, нефть үткәргечләргә, нефть продуктлары һәм газ үткәргечләренә үзлегеннән тоташкан, шулай ук электр, җылылык энергиясеннән, нефть, газ яки нефть продуктларыннан үзлегеннән (учетсыз гына) файдаланган өчен гражданнарга - өч мең сумнан дүрт мең сумга кадәр, урындагы затларга - алты мең сумнан сигез мең сумга кадәр, юридик затларга алтмыш мең сумнан сиксән мең сумга кадәр административ штраф бирелә. Электр энергиясеннән законсыз файдаланган өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 165 маддәсе буенча да җаваплылык күздә тотыла. Штрафтан тыш, җинаятьчегә бер елга кадәр төзәтү эшләре, дүрт айга кадәр кулга алу яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелергә мөмкин. Электр челтәрләренә законсыз тоташу, электр энергиясен урлау фактлары турында хәбәрдар булсагыз, 8-800-2000-878 телефоны буенча хәбәр итүегезне үтенәбез, аноним чылтыратулар да кабул ителә. Татарстан Республикасы буенча чылтырату түләүсез.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән "Электр энергиясен ваклап сату базарларының эше, электр энергиясеннән файдалануны тулысынча яки өлешчә чикләү турында" 442нче Карары нигезендә, учет приборларын энергия кабул итү җайланмаларының баланс чигендә урнаштырырга кирәк.

"Челтәр компаниясе" www.gridcom-rt.ru сайтында учет приборларын урнаштыру урыннарына таләпләр һәм учет приборларын кулланучыларның энергия кабул итү җайланмалары баланс һәм эксплуатация җаваплылыгы чигендә урнаштыруның типтагы схемаларын бирде.

Электр счетчигын урамга куюның өстенлекләре күп. Беренчедән, янгын куркынычсызлыгын арттыру. Еш кына янгыннар тузган электр чыбыкларында барлыкка килә, ул чорма аша үтсә, тагын да куркынычрак. Электр счетчигын урамга куйган очракта, сез өегезне шушы куркынычтан саклыйсыз. Икенчедән, оешма контролерлары учет приборларын сезне борчымыйча гына тикшерә ала.

2016 елда Спас районында кулланучылар инициативасы буенча шундый 348 учет приборы куелды. Тулырак мәгълүмат кирәк булса, 3-10-26 телефоны буенча хезмәтләрне сату бүлегендә яки кулланучылар белән эшләү пунктына мөрәҗәгать итә аласыз, адресы: Болгар шәһәре, Гордеев урамы, 1нче йорт (8дән 13 сәгатькә кадәр кабул итә). Шулай ук тәүлек буе 8-800-2000-878 телефоны буенча чылтыратырга була (Татарстан Республикасы буенча чылтырату түләүсез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев