Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Экология икеайлыгы игълан ителде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык буенча санитария-экология икеайлыгы игълан итү турында карар чыгарды. Шул ук карар белән икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб оештырылды, комиссия составы расланды. Районда санитария-экология торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар планы эшләнгән. Ул оешма һәм учреждениеләргә...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык буенча санитария-экология икеайлыгы игълан итү турында карар чыгарды.
Шул ук карар белән икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб оештырылды, комиссия составы расланды. Районда санитария-экология торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар планы эшләнгән. Ул оешма һәм учреждениеләргә караган территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрү, контейнерлар һәм шундагы мәйданчыкларны ремонтлау, юл тирәләрен, урман полосаларын чүп-чардан чистарту, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, шәхси торак секторында йорт яны территорияләре буенча рейдлар үткәрү һәм башкаларны күздә тота.
Чисталык урнаштыру чараларында һәркем катнашырга тиеш, чөнки тирә-якның чиста, уңайлы булуы үзебез өчен дә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев