Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Десантчылар бәйрәме

2 августта, Һава десанты гаскәрләре көнне, төрле елларда десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Спас егетләре армиядә хезмәт иткән елларын искә алдылар.

Алар Болгар шәһәре үзәгендә сквер янында җыелдылар. Десантчы байраклары астында машиналар белән шәһәр әйләнеп чыкканнан соң, ветераннарны да бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче ветеран десантчылар Владимир Евсеев, Константин Вавилов һәм Николай Волковка бүләкләр тапшырдылар.
Сугыш елларында һәлак булганнарга һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Әтиләре белән бергә улларының горурлык белән башларына зәңгәр берет киеп, кулларына Һава десанты гаскәрләре флагын тотып йөрүләрен күрү аеруча сөендерде.
Десантчылар бәйрәме Идел буенда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев