Бөртеге дә әрәм булмый
Июль аеның соңгы декадасында Болгар ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык китерә башладылар.
Бүгенге көндә предприятие 7000 тонна бөртек кабул иткән.
Бу чор ашлык кабул итү һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнә торган предприятие хезмәтчәннәре өчен һәрвакыт киеренке була. Шуңа күрә коллектив ашлык төягән машиналарга тәүлек буе туктаусыз хезмәт күрсәтү өчен өч сменалы эшкә күчә.
Предприятие директоры Юрий Костин билгеләп үтүенчә, быел бодай бик сыйфатлы – коры, чиста, клейковинасы да югары. Элеваторга беренчеләрдән булып ашлыкны Юрий Семушкин хуҗалыгыннан китергәннәр.
Кабул итү комиссиясе предприятиенең чираттагы урып-җыю чорына яхшылап әзерләнгән булуын билгеләп үткән: складлар ремонтланган, чистартылган, акшарлап чыкканнар, ашлыкның сакланышын тәэмин итү өчен башка чаралар да күрелгән. Предприятие чит илдә эшләнгән яңа төягеч һәм үзбушаткыч автомобиль сатып алган. Әлеге техника ашлыкны складларга төяп озату процессын тагын да җиңеләйтә.
Хәзер, мәсәлән, предприятиегә көн саен 70 машина ашлык китерә. Алар чиратта озак тормый, тиз арада бушатыла һәм яңадан кырларга, ындыр табакларына ашыга. Монда, әлбәттә инде, лаборатория хезмәткәрләренең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Тикшерүгә алынган ашлыкка анализны санаулы минутлар эчендә ясыйлар, шуннан соң машина предприятие территориясенә кереп китә. Биредә аларны үлчәүче каршылый, алынган мәгълүматлар компьютер ярдәмендә бухгалтериягә тапшырыла. Машиналарны киптерү-җилгәрү башнясында операторлар көтә. Игенчеләр үстергән ашлык складларга барып җиткәнчегә кадәр әнә шундый юл уза, бөртеге дә әрәм-шәрәм ителми. Ул шулай булырга да тиеш, чөнки никадәр хезмәт куеп, маңгай тире түгеп үстерелгән байлык бит ул! Моны предприятиедә дә яхшы аңлыйлар һәм үзләренә тапшырылган бурычны намус белән үтиләр. Биредә быел эшчеләргә махсус юыну кабиналары да урнаштырганнар.
Басуларда урып-җыю эшләре киң колач ала. Димәк, хуҗалыклардан предприятиегә ашлык ташый торган машиналар саны да артачак. Коллективка тагын да киеренке темпларда эшләргә туры киләчәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев