Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның үзәк шугалагында “Боз дискотекасы” булды

Чара Сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелде.

Узган шимбә көнне Болгарның үзәк шугалагында Сәламәтлек көненә багышланган һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куйган дискотека булды.

Чараны Спас район Советы каршындагы Яшьләр парламенты оештырып үткәрде. Дискотекага килүчеләр өчен олысы-кечесе рәхәтләнеп катнашкан күңелле эстафета уздырылды. Җыелган халык алдында район Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады.

Каток янында ук кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

“Район активистларының мондый бәйрәм уздырулары бик күңелле булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, олылар да алардан калышмады. Артистларның чыгышы да, коймак белән кайнар чәй дә бик ошады. Оештыручыларга рәхмәт, киләчәктә дә мондый чаралар турында онытмасыннар иде”, – дип фикерләре белән уртаклашты шәһәрдә яшәүче Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев