Болгарда " Ветераннар – халыкның мәдәни мирасын саклаучылар" күчмә утырышы узды
Утырышның төп темасы – пенсионерларның халык традицияләрен саклауда катнашуы.
Болгар район мәдәният йортының актлар залында Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы республика Советы президиумының күчмә утырышы узды.
Утырышның төп темасы – Татарстанның өлкән яшьтәге активистларының мәдәни мирасны һәм халык традицияләрен саклауда катнашуы.
Спас районы ветераннар оешмаларыннан тыш, утырышка Татарстанның Арча, Аксубай һәм башка районнарыннан кунаклар да килгән иде. Чарада катнашучыларның саны 110нан артып китте.
Һәр районның вәкиле яшь буынга мәдәни һәм халык традицияләрен саклау һәм тапшыру өлкәсендәге эшен тәкъдир итте.
Моннан тыш, ветераннарда активлыкны саклау мөһимлеге турында да сүз барды.
Спас районы Куралово авыл җирлеге башлыгы Марина Федотованың чыгышы нәкъ менә шул темага багышланды.
Ул Куралово авыл җирлегендә ветераннар оештыра торган чаралар, бәйрәмнәр турында сөйләде һәм мондый эшчәнлек бик мөһим, чөнки пенсионерларга үзләрен кирәкле итеп хис итәргә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
«Без өлкән буынга иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру өчен барысын да эшлибез. Бу аларга актив тормыш белән яшәргә, тормышка ямь һәм мәгънә өстәмргә мөмкинлек бирә. Мондый эшне кечкенә авылларда пенсионерлар халыкның уртача 30% тан артык тәшкил итүен исәпкә алып башкарырга кирәк", – дип ассызыклады Марина Николаевна.
Татарстан Республикасында пенсионерларның ялын оештыру, рухилык, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый комиссиясе рәисе Татьяна Кузьменкова Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» VII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең I һәм II этапларын үткәрүнең барышы турында сөйләде.
ТР Спас районы ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова президиумга сәламәт яшәү рәвеше буенча проектларны тәкъдим итте. Аларны оешма грант акчасына тормышка ашыра.
«Без соңгы вакытта барлык проектларга да диярлек грантлар язабыз. Күптән түгел ТР Министрлар Кабинеты грантын оттык, һәм бу акчага спорт инвентаре сатып алдык», – дип уртаклашты Татьяна Николаевна.
Барлык чыгышлардан һәм карар кабул ителгәннән соң Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар оешмалары рәисләренә һәм иҗат эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев