Болгарда ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына 1100 Коръән нәшер ителәчәк
Изге эшкә теләгән кеше кушыла ала.
2022 елда Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуы уңаенан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 1100 данә Коръән китабын нәшер итәргә җыена. Һәр китапка аерым номер сугылачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Әлегә изге эш өчен кирәк булган акчаны җыю эше бара. Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 19 декабрьдә 250 артык эшмәкәр катнашуында узачак Ассоиация очрашуы да акча җыюга багыланган.
Бу эшкә теләсә кем үзеннән өлеш кертә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев