Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” республика конкурсының муниципаль этабы узды

Конкурста биш команда катнашты.

Бүген Болгарның Мәдәният йортында «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» («Юные герои Великой победы») республика театр конкурсының муниципаль этабы уздырылды. Конкурста шәһәрдәге беренче һәм икенче мәктәп, Полянка, Өчкүл һәм Ким мәктәбе командалары катнашты. Укучылар 7-11 һәм 12-14 яшьлекләр арасында көч сынаштылар. Сәхнәләштерелгән тамаша ярдәмендә укучылар Бөек Ватанда сугышында катнашкан яшьтҗшләре, аларның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләделәр.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча, кече яшь төркемендә Полянка укучылары җиңеп чыкты, 12-14 яшьлекләр арасында икенче мәктәп укучылары җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Спас районы мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.

(Бу хакта тулырак язманы газетабызның 3 ноябрь санында укый аласыз).

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев