Болгар шәһәрендә Сабан туе программасы
Яңалыклар

Болгар шәһәрендә Сабан туе программасы

Милли бәйрәм 10 июньдә Рабига күле буенда узачак.

Болгар шәһәрендә 10 июньдә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Бәйрәм чаралары Рабига күле буенда узачак.

Программада:

10.00. Ат чабышлары (ипподром)

11.00. Бәйрәмне ачу тантанасы, язгы кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтләү (концерт мәйданчыгы)

  • Район мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгышы (концерт мәйданчыгы)
  • Балалар Сабантуе, концерт (балалар мәйданчыгы)
  • Спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан)
  • Рабига күлендә көймәләрдә йөзү
  • Милли йортлар
  • Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе

11.45. Билбау көрәше буенча Сабантуй батыры исеме өчен ярышлар (мәйдан)

13.45. Биюләр (концерт мәйданчыгы)

8.00 сәгатьтән – сәүдә хезмәте.

Шәһәр һәм район халкын, кунакларны бәйрәмгә чакырабыз!

 


Нет комментариев