Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгында Яр Чаллы медиклары булдылар

Экскурсия һөнәри бәйрәмгә бүләк буларак оештырылды.

12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташлары көне билгеләп үтелде. Бәйрәм хөрмәтенә Яр Чаллы шәһәренең Бишенче шәһәр хастаханәсе профсоюзының шәфкать туташлары һәм сәламәтлек саклау ветераннары өчен борынгы Болгар музей-тыюлыгына туристик сәфәр оештырылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Медиклар коллективы музей-тыюлыкның барлык истәлекле урыннарында да булды. Туристлар Болгар һәм Татарстанның җәүһәре – Ак мәчеткә сокландылар. Борынгы һәйкәлләр – Хан сарае, Җәмигъ мәчете, башка архитектура корылмалары да медикларга зур тәэсир ясады.

Экскурсия бик күп уңай тәэсирләр һәм матур фотографияләр бүләк итте, аларны мин дусларыма һәм туганнарыма күрсәттем. Мөмкинлек чыкса, бирегә тагын килергә җыенам һәм барлык танышларыма да Болгарга сәфәр кылырга  киңәш итәм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты туристларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев