Болгар музей-тыюлыгында РЕН-ТВ телекомпаниясе булып китте
“Искиткеч кызык тарихлар” тапшыруныда Идел Болгарының тарихы күрсәтеләчәк.
Кичә Болгар музей-тыюлыгында РЕН-ТВ телекомпаниясе “Искиткеч кызык тарихлар” (“Невероятно интересные истории”) тапшыруы өчен сюжет төшерде. Тапшыруда XIII-XIV гасырлар тарихи һәйкәлләре турында сүз барачак.
Телевидение хәбәрчеләре шулай ук Болгар цивилизациясе музеендагы борынгы болгарлар көнкүреше экспонатларын, Истәлек билгесендәге дөнядагы иң зур Коръән китабын да төшерделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РЕН ТВ телеканалы Татарстанда тормышка ашырыла торган милли проектлар, милли традицияләр, халык ашлары һәм төбәкнең тарихы турында сюжетлар сериясен төшерергә җыена. Болар барысы да республикага туристларны җәлеп итүне максат итеп куя.
«Программа эфирга чыкканнан соң тыюлыкка кунаклар тагын да күбрәк килә башлар дип өметләнәбез. Бездә кешеләрне кызыксындырырлык әйберләр күп», – ди бу хакта тыюлык җитәкчесе Рамил Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев