Болгар Ислам академиясендә ачык ишекләр көне булды
Чара видеоконференция режимында узды.
Сишәмбе көнне Болгар Ислам академиясендә Ачык ишекләр көне игълан ителде. Чара видеоконференция режимында узды.
Видеоконференциядә теләге булган һәр кешегә катнашырга мөмкинлек бирелде. Чара аеруча академиягә укырга керергә теләүчеләрдә – Россиянең төрле төбәкләрендәге мөфтият вәкилләре, мәдрәсә укучылары, илнең мөселман югары уку йортлары студентларында зур кызыксыну уятты.
Чараны алып баручылар академия буенча онлайн режимында чын экскурсия үткәрделәр, уку йорты остазлары, җитәкчеләре белән таныштырдылар. Шулай ук студентларның ничек яшәүләре, академиядә алып барылган фәнни эшчәнлекнең нечкәлекләре дә күрсәтелде.
Видеоконференциядә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, академиягә укырга керү тәртибе һәм шартлары турында төгәл һәм ачык җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев