Болгар ислам академиясе укытучысы террорчылыкка каршы семинарда катнашты
Мөхәммәт Айман Аль-Захрави яшьләрне тәрбияләү зур әһәмиятки ия булуын билгеләп үтте.
Оренбург шәһәрендә “Терррорчылык һәм экстремизга профилактика” өлкә семинары узды. Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләрне булдырмый калуга багышланган чарада дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм җитәкчеләр чыгыш ясады.
Семинарда видеоэлемтә режимында Болгар ислам академиясе укытучысы Мөхәммәт Айман Аль-Захрави да катнашты.
Үзенең чыгышында ул террорчылык һәм экстремизм күренешләрен яшьләр арасында булдырмый калу аеруча зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. Мөхәммәт Айман Аль-Захрави шулай ук мөселманнарның җәмәгатьчелек, хакимият органнары белән бердәм эшләргә тиешлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев