Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар ислам академиясе ректоры ТР Фәннәр академиясенең отчет җыелышында катнашты

Чара 8 февральдә Казан шәһәрендә булды.

Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов республика башкаласында 8 февральдә узган ТР Фәннәр Академиясенең отчет җыелышында катнашты.

Академия президенты Мәгъзүм Сәлахов Фәннәр академиясенең узган елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул республика Фәннәр академиясе бүлекләрендә һәм республика программалары кысаларында барган фәнни-тикшеренү эшләре турында сөйләде, шулай ук алынган грантлар һәм проектлар белән таныштырды.

Чыгышында ул шулай ук Фәннәр академиясе эшчәнлегенең киләчәккә юнәлешләрен билгеләде. Археология һәм татар халкының тарихы, ислам белеме, социологик-демографик тикшеренүләр, тел белеме, әдәбият белеме, икътисади тикшеренүләр, астрофизика кебек юнәлешләр элеккечә үк өстенлекле булып калалар.

Җыелышта шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм ведомство бүләкләре һәм исемле премияләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев