"Болгар" эзтабарлар отряды биш сугышчының җәсәден тапкан
Отряд Волгоград өлкәсендә экспедициядә.
«Болгар» эзтабарлар отряды җитәкчесе Борис Андреянов район эзтабарлары исемсез биш сугышчының җәсәден эзләп табулары турында хәбәр итте.
Сугышта һәлак булган солдатларның җәсәдләрен хәзер эзтабарлар экспедициядә булган Волгоград өлкәсендә табып алалар.
«Бу экспедиция бигрәк үзенчәлекле килеп чыга. Бигрәк тә дулкынландыргыч. Волгоград өлкәсендә каты сугышлар барган. Җирнең һәр сантиметрына һәлак булган солдатларның каны сеңгән. Һәм моны тоясың. Биредә чәчәк атучы кыргый лалә чәчәкләре да тере кебек тоела. Геройларның саф күңелләре бу чәчәкләр белән шытып чыккан кебек. Соңгы ике тәүлек эчендә без биш сугышчының җәсәдләрен таптык. Барысы да исемсез, медальоннары юк. Экспертиза үткәрәчәкбез, идентификациялибез. Бәлки, бу геройларга исемнәрне кире кайтарып булыр " – дип сөйләде Борис Андреянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев