Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Безнең бәхетле балачак”

Район Мәдәният йортында "Йолдызчык-2018" балалар иҗаты конкурсы булып үтте.

Ирина Телицина
Районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Балалар иҗат йортына йөрүче 120гә якын талантлы бала сайлап алу туры үткәннән соң, инде унынчы тапкыр үткәрелә торган традицион фестивальнең финалы узды.
Балаларның берсен-берсе уздырып күрсәткән матур иҗат номерлары, аларның күз явын алырдай матур костюмнары, бантлары, прическалары, милли киемнәре, декорацияләр бу фестивальне чын мәгънәсендә бәйрәм тамашасына әверелдерде. Тамашачылар балаларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Балалар, үз чиратында, үзләренең моңлы тавышлары, биюләре, башкару осталыклары белән таң калдырды.
Конкурс өч номинациядә үтте. "Музыка" номинациясендә Балалар иҗат йортына йөрүче "Веселая компания" ансамбле һәм София Хәсәнова җиңде, ә Алёна Алексеева һәм Эльмира Вәлиева ("Колосок" һәм "Теремок" балалар бакчалары), Ульяна Кузьмина ("Антошка"), Латифа Гёзалова (Полянка) призерлар исемлегендә керде.
"Нәфис сүз" номинациясендә Эльвина Мулинова, Богдан Ковальчук ("Родничок") җиңүче булды, ә Марк Подгорнов ("Родничок"), София Хәсәнова (ДДТ) , Васил Мифтахов (Тукай), Севастьян Никифоров ("Солнышко") икенче һәм өченче урыннарга чыкты.
"Хореография" номинациясендә "Солнышко" һәм "Колосок" балалар бакчалары бию коллективлары җиңүче дип табылды, шулай ук "Теремок", "Родничок", "Колосок" бию коллективлары икенче һәм өченче урыннарны алды.
Соңыннан район башлыгы Камил Нугаев җиңүчеләргә, призёрларга һәм барлык финалистларга грамоталар, призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев