Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче яңалыклар сайты

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда tatar. домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгының татар телендәге тексты урын алды. Элек ул доменда рус телендә барды һәм татарчага тәрҗемә ителде. Хәзерге вакытта "Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстанда, Россиядә һәм башка илләр тормышыннан 60тан...

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда tatar. домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгының татар телендәге тексты урын алды. Элек ул доменда рус телендә барды һәм татарчага тәрҗемә ителде.
Хәзерге вакытта "Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстанда, Россиядә һәм башка илләр тормышыннан 60тан артык яңалык бирә. Редакциянең төп бурычы - Татарстанда һәм татар халкы өчен иң мөһим вакыйгаларны яктырту һәм укучыларны таныштырып бару.
tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Ул шулай ук Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләргә кертелгән. Киләчәктә "Татар-информ" Мәгьлүмат агентлыгы яңалыкларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерларда язылып булачак.
"Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгының татарча версиясе 2016 елның июнендә туплана башлады. Соңгы өч айда редация чыгарган эксклюзив яңалыклар 30 процентка артты. Редакция шулай ук интервьюлар, репортажлар, сюжетлар эшли башлады. Мультимедия проектлары бүлеге оештыру күздә тотыла.
Июньнән алып августка кадәр "Татар-информ" Мәгьлүмат агентлыгының татарча язмаларын укучылар саны 6 тапкыр артты, хәзерге вакытта шундый ук электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында ул иң күп укыла торганы.
Хәзерге вакытта сайтта "Татар дөньясы", "Мәдәният", Рәсми хроника", "Авыл", "Экономика", "Присшествия", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" рубрикалары бар. "Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик язмалар, "Әңгәмә" рубрикасында төрле темаларга интервьюлар, "Татар прессасы" бүлегендә татарча чыга торган массакүләм мәгълүмат чараларыннан актуаль язмалар бирелә.
Татар җәмәгатьчелеген борчый торган темаларга татар телендә пресс-конференцияләр әзерләү һәм үткәрү редакция эшендә мөһим урын алып торачак.
"Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә эшли башлады, бу советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче региональ мәгълүмат агентлыгы.
tatar домены Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 2013 елда бөтендөнья челтәрендә республиканы презентацияләү өчен ТРның мөмкинлекләрен көчәйтү максаты белән теркәлде. Яңа доменда "Татар-информ" мәгъмат агентлыгының Татар редакциясе аны популярлаштыруда ярдәм итәчәк.
Фото:http://www.tatar-inform.ru/news/2016/08/30/518281/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев