Бакча йортын ничек торак йорт дип танытырга?
Йортның билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турында карарны йорт урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан кабул ителде.
Бакча йортын торак йорт дип тану өчен, йорт хуҗасы җирле үзидарә органына бу хакта гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш (шулай ук моны КФҮ офисфлары аша да эшләргә мөмкин). Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы белгечләре билгеләп үтүенчә, гаризада йортның һәм җир участогының кадастр номерлары, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә тарафыннан кабул ителгән карарны алу ысулы (электрон почта аша, шәхсән һәм башкалар) күрсәтелергә тиеш.
Гаризага йортка күчемсез милек реестрыннан өземтә яки хокукны билгеләүче документны (хокук билгеләнмәгән очракта) беркетергә кирәк. Шулай ук объектның инженерлык тикшерүләре өлкәсендә үзкөйләнә торган оешма әгъзалары тарафыннан бирелгән һәм бакча йортының сезонлы яшәү өчен генә түгел, даими яшәргә яраклы икәнен раслаучы техник халәт турында нәтиҗә дә кирәк. Бакча йортына өченче затларның хокуклары булган очракта, бу затларның бакча йортын торак йорт итеп танырга нотариус тарафыннан расланган ризалыгы кирәк.
Бакча йортын торак йорт дип тану яки моны эшләүдән баш тарту турында карарны җирле үзидарә органы гариза бирелгән көннән алып 45 эш көненнән дә соңга калмыйча хәл итәргә тиеш.
Җирле үзидарә органы карар кабул ителгән көннән 3 эш көненнән дә соңга калмыйча гариза бирүчегә шушы караны гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрергә тиеш.
Уңай карарны күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында бакча йорты турында мәгълүматларны үзгәртү турында гариза белән бергә хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының теләсә кайсы КФҮ офисында яки почта аша эшләргә мөмкин. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, гариза бирүче бу карарга суд аша шикаять белдерергә мөмкин.
Шунысы мөһим, 2019 елның 16 сентябреннән Күчемсез милекне теркәү турында законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бакча йортын торак йорт дип тану яки торак йортны бакча йорты дип тану турыдан-туры вәкаләтле орган тарафыннан хокукларны теркәү органына җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев