Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Авыл халкы өчен - “Мобиль поликлиника” (ФОТО)

“Сәламәтлекне саклау”, “Демография” милли проектларын һәм “Мобиль поликлиника” программасын тормышка ашыру кысаларында авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын арттыру максатында безнең районга КамАЗ базасында ясалган автопоезд белән Казан табиблары килеп җитте.

Республика клиник хастаханәсе белгечләре үз эшен Вожи авылы халкына медицина тикшерүе үткәрүдән башлап җибәрделәр. Мобиль поликлиника заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган, автомобильдә регистратура һәм пациентларны кабул итү өчен күчмә диагностика аппаратлары куелган бүлмәләр бар. Халыкны кардиолог, невролог, эндокринолог, хирург кебек белгечләр кабул итә. Кирәге чыккан очракта офтальмолог, уролог, онколог, гематолог һәм башка белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, мобиль поликлиника авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклау, диспансер учетында торган хасталарга дәвалау билгеләү, диспансеризациянең икенче этабын үткәрү, кирәге булган очракта республика клиник хастаханәсенә юллама бирү максатында Ким һәм Никольск авылларында да эшләячәк.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевның район башлыгы Камил Нугаев, башлык урынбасары Сергей Тюнев, район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын үтәүче Наил Исхаков белән очрашуы барышында дәвалау учреждениеләренең хезмәттәшлек регламенты билгеләнде, бердәм эшләүнең графигы һәм тәртибе расланды.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев