Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдан сакланырга кирәк

Бу көннәрдә район хастаханәсе хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы прививкалар ясый башладылар. Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Алексей Ким сүзләренә караганда, якын араларда биш меңнән артык кешегә әлеге йогышлы авыруга каршы прививка ясалырга тиеш. Халыкның 80 проценттан артыгына әлеге профилактик чара инде үткәрелгән. Прививкалар беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, җәмәгать туклануы...

Бу көннәрдә район хастаханәсе хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы прививкалар ясый башладылар.
Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Алексей Ким сүзләренә караганда, якын араларда биш меңнән артык кешегә әлеге йогышлы авыруга каршы прививка ясалырга тиеш. Халыкның 80 проценттан артыгына әлеге профилактик чара инде үткәрелгән. Прививкалар беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, җәмәгать туклануы тармагы хезмәткәрләренә, шулай ук әти-әниләре рөхсәт биргән очракта мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларга ясала.
Әлегә грипптан зарланучылар булмаса да, саклану чарасын алданрак күрергә кирәк. Тагын шунысын да онытмагыз, прививкадан тыш, башка профилактика чаралары да бар. Авыру йоктырмыйм дисәгез, аларны төгәл үтәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев