Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акция дәвам итә

Хәзерге вакытта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" кысаларында, махсус счетка 127 мең сумнан артык акча кергән.

Бу акча беренче класска укырга баручы аз тәэмин ителгән гаилә балаларына мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт костюмнары алу өчен тотылачак. 1 сентябрь алар өчен чын бәйрәм булырга тиеш. Бу чакыруга беренчеләрдән булып кушылучылар арасында "Спасагрострой" коллективы - 5000 сум, Икмәк музее - 3000 сум, район башкарма комитеты - 2090 сум акча биргән. Оптторг, ветеринария берләшмәсе, район үзәк хастаханәсе, "Сувар Б", коммуналь челтәрләр, "Агрохимсервис", "Болгарнефтепродукт", Саклык банкы бүлеге 2000әр сум акча керттеләр.
Акция тәмамланырга вакыт күп калмады, шуңа күрә башкаларга да ашыгырга кирәк. Махсус счётның реквизитларын исегезгә төшерәбез: ОАО «АК БАРС БАНК» г. Казань, БИК 049205805, сч. 40603810402240000124, К/сч. 30101810000000000805, ЛАВ 38716002 - ЦСОНРас. Акчаны "Рассвет" социаль үзәк кассасына тапшырырга була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция ярдәм

2
X