8 май көнне Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе уздырылачак
8 май көнне Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе уздырылачак
«8 майда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә урманнарда 350 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Агач утыртуда район башкарма комитетлары, учреждениеләр, оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашачак.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Татарстанда барлыгы 1 млн агач үсентесе утыртылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев