2022 елга минималь хезмәт хакын арттыру турында закон кабул ителде
Россия буенча минималь хезмәт хакы 13617 сум тәшкил итәчәк.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары 2022 елда минималь хезмәт хакын 13617 сум итеп арттыру турында закон проектын беренче укуда кабул иттеләр.
Бу 2021 елгы хезмәт хакыннан 825 сумга (6,4%) артыграк. Быел минималь хезмәт хакы 12792 сум тәшкил итә.
«Закон проектын кабул итү нәтиҗәсендә 2,7 миллион кешенең хезмәт хакы артачак» – дип билгеләп үтелә закон проектына аңлатмада.
Документта билгеләп үтелгәнчә, минималь хезмәт хакының күләме 2020 елга медиана хезмәт хакының (Росстат мәгълүматлары буенча, ул 32422 сум тәшкил иткән) 42% дәрәҗәсендә билгеләнә. Минималь хезмәт хакы шулай ук чираттагы елда Россия буенча яшәү минимумыннан (Икътисад һәм үсеш министрлыгы фаразлары буенча, 13026 сум) һәм агымдагы ел минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев