Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техникум танымаслык булып үзгәрә

“Стройдорсервис” җәмгыяте коллективы март ае башында Болгардагы тармак технологияләре техникумының уку корпусына капиталь ремонт ясауга кереште.

Төзелгәннән бирле техникумның төп бинасына бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Шуңа күрә, биредә күп нәрсә таушалган һәм искереп яраксыз хәлгә килә башлаган. Ниһаять, ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау буенча махсус республика программасы нигезендә укыту корпусын тиешле тәртипкә китерү мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый яңарышны техникумда инде күптәннән зарыгып көттеләр.

Ремонт эшләрен түбәне төзекләндерүдән башлаганнар. Төзүчеләр тотнаксыз хәлгә килгән бәпкәләр урынына яңасын урнаштырган, өслек тактасын тулысынча яңадан түшәгән һәм профнастил белән япкан. Моннан тыш, вентиляция каналларын тулысынча чистартып, яңадан өеп чыкканнар.

Моның белән бергә, бинада идән һәм бүлгеч такталарны сүтеп алганнар. Якын араларда коридорга, ашханә, санузелларга плитка түшәлергә тиеш, кабинетларга исә җылы һәм йомшак линолеум җәеләчәк. Бу көннәрдә уку корпусындагы иске тәрәзә рамнарын пластикка алмаштыралар. Бүлмә арасындагы такталарны куйганда гипсокартон һәм криплат кебек заманча материаллар кулланыла. Боларның барысы да бүлмәләрне танып булмаслык итеп үзгәртәчәк. Әлбәттә инде, беренче чиратта җайлы һәм уңайлы итәчәк.

Төзүчеләр шулай ук тулысынча электр чыбыкларын, җылыту системасы, канализация, су белән тәэмин итү системасын, вентилияцияне алмаштырырга, янгын сигналы куярга җыена. Ашханә белән санитария узеллары бойлер ярдәмендә кайнар су белән тәэмин ителәчәк, бу укыту учреждениесе эшчәнлегенә билгеле бер уңайлыклар өстәр, дип көтелә. Ашханәдә дә зур үзгәрешләр булырга тиеш. Биредә барысын да заман таләпләре һәм нормаларга туры килерлек итеп эшләячәкләр.

Тагын бер мөһим нәрсә турында әйтергә кирәк: кайбер төркемгә керүчеләргә, аерым алганда, акрын яки начар хәрәкәтләнүчеләргә махсус санитария узелы, шулай ук бинага керүне җиңеләйтү өчен пандуслар ясап куелырга тиеш. Биредә шулай ук заман таләпләренә туры килә торган яхшы сыйфатлы материалдан керә торган ишекләр (входная группа) ясауны планлаштыралар. Төзүчеләр алдына әле тагын бик күп бурычлар куелган. Димәк, укыту корпусы тулысынча яңартылачак, дип әйтергә тулы нигез бар. Әлбәттә инде, боларның барысы да педагогик коллектив, хезмәт күрсәтә торган персонал, техникум студентларына бик күп уңайлыклар тудырачак һәм укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлеге бирәчәк.

– Төзүчеләр барысын да план буенча алып бара, – ди прораб Дамир Сабиров. – Егетләребез тырыш, эшнең рәтен белә торган. Башлаган эшне билгеләнгән вакытка ничек тә тәмамлап чыгарга кирәк. Техникумда яңа уку елын танымаслык итеп үзгәртелгән бинада каршы алсыннар өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләячәкбез...
Коллектив үз алдына куелган бурычны үтәр, дип ышанасы килә. Төзүчеләр башка объектларда да үзләрен күрсәтергә өлгергән. Әйтик, күпфункцияле үзәкне, санаторий мәктәп-интернатны, шәһәрдәге кайбер йортларны алар төзегән. Шәһәрнең үзәк мәйданын да шушы осталар яңадан үзгәртеп төзи. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев