Киләчәккә ышаныч белән
Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы үткән атнада ук бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерде. Барлыгы 450 гектар җир биләгән көзге арышның һәм бодайның, шулай ук сабан бодаеның һәм арпаның һәр гектарыннан уртача 28,4 центнер уңыш җыеп алганнар. Бу шактый яхшы күрсәткеч. Югары уңыш - коллективта эшләгән һәр кешенең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мәсәлән, Азат...
Югары уңыш - коллективта эшләгән һәр кешенең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мәсәлән, Азат Нуриев үзенең "Нива" комбайны белән бөртеклеләрне урдырган, аны "Дон-1500" комбайнында Илшат Гыйниятуллин җыеп барган. Суктырылган уңышны ындыр табагына ЗИЛ-130 машинасы белән Илдар Гыйниятуллин ташып торган, чистартылган ашлыкны әле быел гына сатып алынган КамАЗ белән Наил Төхвәтуллин икмәк кабул итү предприятиесенә ташыган. Ашлыкны "Аграмак" агрегаты тагылган МТЗ-82 тракторы белән Рамил Абдрахманов төяп торган, аннары төягеч чүмечен махсус тырмага алыштырып, салам һәм икенче тапкыр чабылган печән рулоннарын өеп торган.
Кызу эшләр вакытында урып-җыю конвейеры туктап тормаган, һәр кеше зур җаваплылык тоеп, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көчен кызганмый тырышкан. Кырда эшләр әле дә дәвам итә, инде көзге культураларны чәчү вакыты да килеп җитте. Александр Гадалов белән Рамис Сираҗиевка К-700 тракторлары белән 640 гектар җирне сукаларга кирәк. Печән һәм салам пресслауны пресс-җыйгычлы МТЗ-82 белән оста идарә итүче Рөстәм Абдрахмановка ышанып тапшырганнар. Саламны машиналарга Альберт Төхвәтуллин төяп тора, ә Евгений Буторов КамАЗы белән саламны, печәнне, силосны саклау урыннарына ташый.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев