Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Карлар эри башлады...

Бу көннәрдә Болгар шәһәр башкарма комитетының эшчеләр бригадасы ташуга каршы чаралар үткәрү белән мәшгуль.

Быел кыш карлы килде. Шуңа күрә кайбер урыннарны, йортларны, ишек алларын су басу куркынычы югары. Мондый хәлләрне булдырмый калу өчен, язгы ташуга каршы көрәш бригадасы мартның икенче яртысында су китү урыннарын, арыкларны, күпфатирлы йортларның ишек алдын кардан чистартырга кереште.
Коллективта сигез эшче бар. Бригада карамагында булган махсус пычаклы һәм төягечле ике МТЗ-82 тракторы белән Александр Колчин һәм Владимир Шмагин идарә итә. Коммуналь челтәрләр биргән экскаваторда тәҗрибәле механизатор Рәүф Габдуллин эшли. Бригаданың бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бүгенге көндә кар эри торган чорда күп су җыела торган барлык урыннар диярлек чистартылган. Шулай да тынычланырга иртәрәк әле, чөнки язның нинди киләсен беркем алдан әйтә алмый һәм язгы ташулар теләсә нинди сәбәп (кар, яңгыр яву) аркасында башланып китәргә мөмкин.
- Быел кар чынлап та күп яуды, - дип билгеләп үтә шәһәр башкарма комитетының халык белән эшләү һәм төзекләндерү буенча белгече Наталья Гондакова. - Шул ук вакытта җир артык катмаган һәм ул суны яхшы сеңдереп барырга тиеш. Барыбер моңа гына ышанып ятарга ярамый, шунлыктан профилактика эшләрен алдан ук башлап җибәрдек...
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер очракларда бу бригада су басу аркасында авыр хәлдә калган шәхси торак йорт хуҗаларына да ярдәмгә килә.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев