Гаилә традициясе дәвам итә
Болгардагы 1нче урта мәктәпне тәмамлаган Руслан Гыйбадуллинны Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафына 2015 елның көзендә чакырдылар. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының махсус частендә хезмәт итә.
Владимир КОРНИЛОВ
Вакытның сизелми үтүенә ис китәрлек. Ул әле кичә генә дуслары белән мәктәп стадионында футбол уйнап йөрде, Иделдә балык тотты, лагерьда иркенләп ял итте, мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп йөргән иде. Инде менә солдат шинелен киеп, Ватан чикләрен саклар вакыт та җиткән. Руслан балачагыннан ук хәрби кеше булу турында хыялланган. Суворов училищесына укырга керәсе килгән, башка хәрби уку йортларында белем алу турында да уйлаган. Шулай да, әүвәл солдат хезмәтен үтәргә кирәк, чөнки киләчәктә һөнәр сайлаганда моның файдасы, һичшиксез тиячәк, дигән ныклы фикергә килгән.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйбадуллина улы Русланның армиядә хезмәт итүе белән горурлануын яшерми:
- Гаилә традициясен лаеклы дәвам итәргә кирәк. Русланның бабасы Виктор Кузин - отставкадагы милиция майоры, әтисе белән абыйсы да полициядә хезмәт иттеләр. Инде менә безнең чират та җитте, - ди ул горурланып.
Башта Руслан Тольятти шәһәрендәге өйрәнү подразделениеләренең берсендә булган. Аннары, хәрби ант кабул иткәч, даими хезмәт урынына җибәргәннәр. Гадәттә, солдатның һәр көне хәрби устав һәм сугышчан расписание буенча үтә. Моңа тактик күнегүләр, физик һәм строевой әзерлек, уку классларында уздырылучы дәресләр, наряд һәм шәһәр урамнарында патрульлек итү һәм башкалар керә. Билгеле бер вакыт аралыгында Руслан кәрәзле телефонннан әнисенә һәм туганнарына шалтырата. Беркайчан зарланмый, барысы да әйбәт, ди.
Русланның сүзләренә караганда, аларның подразделениесендә Россиянең төрле почмакларыннан, шул исәптәп Кавказ республикаларыннан да күп егетләр хезмәт итә. Руслан инде аларның кайберләре белән танышып дуслашырга да өлгергән. Өйрәнүләр һәм дәресләрдән бушаган минутларда ил, дөнья хәлләре, төрле яңалыклар турында сөйләшәләр. Егетләр төрле милләттән булсалар да, дус һәм тату яшиләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки алар барыбызның да уртак Ватаны - Россияне саклыйлар...
Вакыт сизелми үтә, дигән идек. Ул чыннан да шулай. Русланның да армия хезмәтен тәмамлап кайтыр вакыты җитәр. Ничек кенә булса да, ул әле дә киләчәктә хәрби һөнәр сайлау турында хыяллана. Егетнең хыялы чынга ашсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев