Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда академия ачылу – үзе бер могҗиза

Борынгы Болгарга инде берничә тапкыр килүче танылган галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Дәүләт Эрмитажы директоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Борынгы Шәрык кафедрасы мөдире, Россия Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы Михаил Пиотровский мондагы үзгәрешләрне күреп таң калды.

Владимир КОРНИЛОВ
Михаил Борисович Болгарга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе Камил Сәмигуллин, Болгардагы Ислам академиясе президенты Камил Исхаков белән бергә килде. Болгар җирендә кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады һәм озатып йөрде. Күптәнге гадәт буенча кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршыладылар.
Кунаклар башта Болгар Ислам академиясендә булдылар. Алар аудиторияләрне, күргәзмәләр залын, китапханә, уку залын, спорт һәм күнегүләр залын, ашханә, торак һәм көнкүреш бүлмәләрен зур кызыксыну белән карап чыктылар, студентлар һәм укытучылар белән аралаштылар. Аннары зур лекцияләр залына җыелдылар. Биредә аларны академия ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде һәм җыелышның президиумы белән таныштырды. Шуннан соң сүз Михаил Пиотровскийга бирелде. Михаил Борисович башта академиягә ике китап бүләк итте. Кулъязма рәвешендәге китапның берсендә хаҗ, Мәккәдәге изге урыннар турында язылган. Икенче китапның ("Исторические предания Корана") авторы Михаил Пиотровский үзе.
- Сезне могҗизага тиң булырлык академияне ачуыгыз белән котлыйм! - диде Михаил Борисович фикерләре белән уртаклашып. - Кызганыч, тантанада катнаша алмадым, соң булса да уң булсын дигәндәй, инде менә бүген барысын да үз күзләрем белән карап чыктым. Гаҗәеп зур эшләр башкарылган...
Аннары Михаил Пиотровский килгән кунаклар, академия студентлары һәм укытучылары белән ислам тарихы һәм мәдәнияты, аның тамырлары, төрле диннәрнең традицияләре, мәдәниятлар арасындагы багланышлар турында сөйләште. Аеруча яңа проектка - ислам тарихы һәм үсеше буенча лекцияләрнең электрон вариантына зур игътибар бирелде. Мондый лекцияләрне Михаил Борисович үзе дә укый. Ул шулай ук академиядә дин белгечләрен әзерләү эшенең югары дәрәҗәдә алып барылачагына ышанычын белдерде.
- Академиянең тарихи җирдә урнашуы да күп нәрсә турында сөйли, - диде ул. - Тарихи һәйкәлләр күз уңында гына торгач, студентларга теорияне үзләштерүнең читенлеге булмаска тиеш...
Болгар Ислам академиясе, Дәүләт Эрмитажы һәм Санкт-Петербург университетының уртак проектлары турында сөйләгәндә, ул болай диде:
- Киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итеп, сезнең белән очрашып торачакбыз. Бергәләшеп күп нәрсәләр эшлисе бар әле...
Очрашу азагында Михаил Пиотровский академия студентлары сорауларына җавап бирде.
Кунаклар шулай ук Идел буенда төзелә торган кунакханә комплексын һәм Болгарның башка объектларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев