Ипинең хуш исе
Укучыларыбыз иҗатыннан.
Көн дә түгел, көн аралаш
Пешерәмен мин ипи.
Үзем ипи пешермәсәм,
Күңелгә нидер җитми.
Утын миче булмаса да,
Гадәтем бер дә китми,
Газ миче дә ярап тора,
Алай бик исем китми.
Иртүк торып камыр изәм
Бисмилләһ диеп кат-кат,
Ризык биргән Аллаһыма
Рәхмәт әйтәмен кат-кат.
Озак итеп камыр басам
Өйрәткәнчә әнием.
"Озак бассаң, тәмле була", -
Дия иде әбием.
Кабарып менгәч камырым,
Калайларга саламын,
Вакыт җитеп, пешеп чыккач,
"Бисмилләһ" дип аламын.
Тарала өйнең эченә
Аның тәмле хуш исе,
Дөньядагы иң тәмле ис
Ул - ипекәйнең исе.
Нурия Нуриҗанова (Гимазиева).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев