Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Йортыгызга куркыныч янамасын

Агымдагы елда районда килеп чыккан янгыннарда мичләрдән дөрес файдаланмау, аларның төзексезлеге сәбәпче. Ягу сезоны башлангач, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Район күзәтчелек эше бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, шул сәбәпләр аркасында Болгарда - өч, Ким, Урманасты Йорткүл һәм Әҗмәрдә берәр янгын чыккан. Исегездә тотыгыз: мичне ягып җибәргәнче, аның төзеклеген...

Агымдагы елда районда килеп чыккан янгыннарда мичләрдән дөрес файдаланмау, аларның төзексезлеге сәбәпче. Ягу сезоны башлангач, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта.
Район күзәтчелек эше бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, шул сәбәпләр аркасында Болгарда - өч, Ким, Урманасты Йорткүл һәм Әҗмәрдә берәр янгын чыккан.
Исегездә тотыгыз: мичне ягып җибәргәнче, аның төзеклеген тикшерергә кирәк. Төтен юлларын кимендә өй айга бер тапкыр чистартып торырга кирәк. Мич агач диварларга тиеп тормаска тиеш, алар арасында мич биеклеге кадәр ара калдырырга кирәк. Мич яргаланмасын өчен, аны фундаментка урнаштыралар. Ә булган ярыкларны балчык белән сылап куялар.
Ут белән саксыз эш итүнең янгын китереп чыгару куркынычы барлыгын онытмагыз. Мәсәлән, быел өй янында чүп-чар яндыру өчен кабызылган учаклар, коры үләнгә сүндермичә ташланган тәмәке төпчекләре 3 янгын һәм 3 ут кабыну очрагы китереп чыгарган. Ә бер йортның хуҗасы урында тартуы һәм сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап китүе янгын чыгуга сәбәпче булган һәм хуҗаның үлеменә китергән.
Госпожнадзор хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: ишек алдында, бакчаларда кабынып китә ала торган корылмалар тирәсендә учак ягу катгый тыела. Учакны йорттан кимендә 50 метр читтә һәм җил булмаганда гына яндырырга ярый. Бу очракта янган учакны карап торырга, аннары аны су яки ком сибеп сүндерергә кирәк.
Бик игътибарлы булганда һәм ут белән сак эш иткәндә генә тормышыгызда хәвеф-хәтәр чыкмас.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X