Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Ветераннарга уңайлы булсын өчен

Район үзәк хастаханәсе стационарында дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен соңгы елларда шартлар бермә-бер яхшырды.

Владимир Корнилов
Бу нигездә "Безнең кадерле ветераныбыз" дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру аркасында мөмкин булды. Проект сугышта катнашучыларга тиешле табиб һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү өчен махсус эшләнгән. Билгеле булганча, яшьләре олы булганлыктан, күп кенә ветераннар дәвалау яки реабилитация курсы үтү өчен санаторийларга һәм ял йортларына бара алмый, шуңа күрә боларның барысын да урыннарда эшләү зарур.
- Бездә хәзер ветераннар өчен терапия һәм хирургия бүлекләрендә ике махсус палата бар, - диде хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов. - Дөрес, бу палаталар күптән эшләсә дә, төрле елларда шартлары төрлечә булды. Бүгенге көндә алар заманча таләпләргә җавап бирәләр. Палаталарда санузел һәм душ кабиналары ясалган. Үз көчебез белән терапия бүлегендәге палатага ремонт ясадык, тиздән хирургиядә дә ремонт башларга җыенабыз. Ремонт эшләрендә район җитәкчеләре, шулай ук республика Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев тә ярдәм итәләр.
Моннан тыш, иганәчеләр көнкүреш техникасы сатып алырга булыштылар: палаталарга телевизорлар, суыткычлар, микродулкынлы мич куелган. Суыткычларның берсен Никольскидан Синицын хуҗалыгы бүләк итте. Бу эштә булышкан һәр кешегә без бик рәхмәтле...
Мондый палаталарда ятып дәваланган ветераннар да, һичшиксез, бу рәхмәт сүзләренә кушылырлар дип беләм. Агымдагы елның беренче кварталы эчендә генә монда 4 сугыш ветераны һәм 12 тыл хезмәтчәне дәваланган. Алар янына туганнары, волонтерлар килеп йөргән. Боларның барысы да дәваның ветераннарга шифасы булсын һәм алар стационардагы шартлардан, күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать калсын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев