Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Тиешле шартлар тудырыла

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасында халыкка медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән программа уңышлы гына эшли. Бу программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнде һәм ул 2012 -2016 елга кадәр исәпләнгән. Аны тормышка ашыру өчен ниләр эшләнә?

Егор САМОХВАЛОВ,
район хастаханәсенең баш табибы.
- Мондый программалар элек тә бар иде, тик алар шәһәрдәге сәламәтлек саклауны үстерүгә һәм модернизацияләүгә генә кагылды.
Ниһаять, чират авыл районнарына да килеп җитте. Әлеге яңа программа кысаларында, конкрет алганда, нәрсәне тормышка ашыру планлаштырыла соң?
Беренчедән, безнең районда биш модульле фельдшер-акушерлык пункты булдырылачак. Әлбәттә инде, бу эштә җирле муниципалитетлар да катнашачак. Алар коммуникацияләр үткәрү, бинаның нигезен салу, урын табу, җирне межалау кебек мөһим эшләрне финансларга тиеш.
Җиһаз-җайланмаларны җыю һәм урнаштыру чыгымнарын республика бюджеты үз өстенә ала. Без зур модульле фельдшер-акушерлык пунктларын сайладык. Һәркайсының мәйданы 83 квдрат метр тәшкил итә. Мондый объектның бәясе, җайланмаларны да кертеп, 2 миллион 400 мең сум тора. Мондый пунктлар тулысынча төзелеп беткәч кенә файдалануга тапшырылачак. Шуларның берсе агымдагы елда Антоновка авылында төзелергә тиеш.
Икенчедән, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалачак. Без 10 ФАПны ремонтларга җыенабыз. Сүз дә юк, тагын да күбрәк биналарны төзекләндерәсе килә, әмма барысын берьюлы башкарып чыгу мөмкин түгел. Чөнки әлеге программа бөтен республика масштабында эшли. Шуңа күрә аңа беренче чиратта ремонтланырга тиешле объектлар кертелгән.
Әлеге программа нигезендә, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек республиканың эре шәһәрләрендә һәм 13 авыл районындагы амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү һәм яңаларын төзү дә каралган. Бу исемлеккә безнең район да кертелгән. Без балалар консультациясе, Куралово табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт уздыруга килешү процедурасын үттек. Тагын бер объект төзү турындагы мәсьәлә дә озакламый хәл ителергә тиеш.
Бүгенге көндә без авыруларны кабул итү бүлеген реконструкцияләүгә керештек, ул ашыгыч ярдәм бүлеге белән тоташтырылачак. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ягъни, программа инде эшли.
Шук ук вакытта "Уңайлы мохит" программасы да тормышка ашырыла. Ул, беренче чиратта, хастаханәгә килгән инвалидлар һәм олы яшьтәге кешегә уңайлылыклар тудыруны күздә тота. Мәсәлән, станционарда лифт, пандуслар куелачак, бәдрәфләр җиһазландырылачак. Әлбәттә инде, тиешле шартлар коляскада йөрүче инвалидларга гына түгел, шулай ук начар күрүче һәм начар ишетүче инвалидларга да булдырылачак. Алар чит кеше булышлыгыннан башка безнең учреждениегә килеп, тиешле медицина ярдәме алырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен өйрәтү өчен махсус семинарлар үткәрелде. Әлеге программа өчен 2,5 миллион сум акча тотылачак.
Күргәнегезчә, шактый күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки бу чараларның барысы да кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртуга юнәлтелгән. Моның өчен республика һәм федераль бюджеттан байтак акча биреләчәк. Мәсәлән, поликлиниканы ремонтлау өчен генә дә 9 миллион сум тирәсе акча тотылды. Яңартылган, заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче әлеге бина һәркем күңеленә хуш килер, дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: программа

2
X