Спас районында коронавирус буенча статистика саннары
Сәламәтлек саклау

Спас районында коронавирус буенча статистика саннары

Бүгенге көндә Covid-19 белән авыручылар саны арта бара.

Рәсми саннар буенча, пандемия башланганнан бирле, Спас раойнында коронавирус авыруы 126 кешедә расланган. Алар арасында 82 кеше авыруны быел йоктырган.

Әлегә Covid-19 авыруына каршы прививканы 6900 артык кеше ясаткан, бу районда яшәүчеләрнең 58% тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Спас район үзәк хастаханәсендә дүрт төрле вакцина бар: Спутник Лайт, ЭпиВакКорона, КовиВак, Спутник V. Прививка ясату өчен, поликлиниканың икенче катындагы прививкалар ясау кабинетына мөрәжәгать итәргә яки +79393479113, +79372849090 телефоннары буенча чылтыратып язылырга мөмкин. Шулай ук WhatsApp буенча +79372849090 номерына фамилия, исем, туу датасын һәм яшәү адресын язып җибәрерп тә, прививкага язылырга була.  

Вакцинация үтү алдыннан, терапевт консультациясен алырга кирәк.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев