Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Спас районында диспансерлаштыруны ике сәгатьтә узарга мөмкин

Көнгә сырхауханә 100-150 кеше өчен диспансеризация үткәрергә планлаштыра.

Спас районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында халык тулы диспансерлаштыруны хәзер ике сәгать эчендә үтә ала.  Авыл халкына поликлиникага берничә тапкыр килергә туры килмәсен өчен, программаны сынау режимында эшләтеп җибәрделәр.

"Диспансерлаштыру, гадәттә, бер-ике атнага һәм күбрәккә сузыла. Без бер көнлек беренчел диспансерлаштыруны сынап карарга телибез. Шушы вакыт эчендә барлык анализларны тапшырып, терапевт, тикшерү узарга һәм тиешле табиб киңәшләрен алырга мөмкин булачак", - дип аңлатты Спас хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов.

Республиканың Спас районында барлыгы 17 900 кеше яши, аларның 5300е быел диспансерлаштырылырга тиеш. Спас районы сырхауханәсе көненә 100-150 кешегә диспансеризация үткәрергә планлаштыра.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Спас хастаханәсе инде бер ел ТР Республика клиник хастаханәсенең филиалы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X