Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Президент машина ачкычлары тапшырды

Район үзәк хастаханәсенә ике яңа машина кайтты. Алар ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык җиһазлар куелган "Форд" автомобильләре базасында эшләнгән.

Машина ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган сишәмбе көнне Казанда үткән тантанада тапшырды. Чарада шулай ук РФ Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков катнашты.
Бу акция инде ике ел буе эшләп килгән сәламәтлек саклау системасын камилләштерү программасы кысаларында үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең республика югары күрсәткечләргә ирешеп, премия алды. Бу акчага сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен машиналар сатып алганнар.
Күптән түгел шул ук программа буенча "УАЗ" базасында эшләнгән «ашыгыч ярдәм» машиналары кайтты, алар район амбулаторияләренә бирелде. Шул ук акча хисабына район үзәк хастаханәсенә аз дозалы һәм санлы яңа рентгенограф сатып алынды. Ул хәзер урнаштырыла, тиздән эшли башларга тиеш. Моннан тыш, хастаханәгә башка кирәкле җиһазлар да сатып алынган.
Соңгы вакытта район сәламәтлек системасында уңай үзгәрешләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Күптән түгел генә республика сәламәтлек саклау министрлыгында үткән киңәшмәдә халыкның җирле сәламәтлек саклау органнарына ышанычы турында сораштыру нәтиҗәләре яктыртылды. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов билгеләп үткәнчә, безнең район бу күрсәткечләр буенча иң яхшылар арасында билгеләп үтелгән. Билгеле булганча, сорауларга җавап бирүчеләрнең 85 проценты табибларга тулысынча ышана икән. Бу бер яктан шатландырса, икенче яктан әлеге юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев