Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Коронавирустан вакцинация ясату турындагы ялган белешмә өчен закон буенча җавапка тартачаклар

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә: ялган белешмә ясаган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр.

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ялган белешмә ясап биргән җаваплы затлар гына түгел, әлеге сертификатларны сатып алучыларга да җинаять җаваплылыгы каралган. Ялган белешмә ясаган өчен ике елга төрмәгә утыртачаклар. Ә менә сатып алган һәм бу документны саклаган өчен бер елга кадәр хөкем итәчәкләр.

“Әгәр ясалма белешмәгә ия булган кеше инфекция таратса, аны санитария-эпидемиология кагыйдзләрен бозган өчен җәза көтә. Бу зур күләмдә штраф булырга яки гаепле кешене төзәтү эшләренә җибәрергә мөмкиннәр. Әгәр үлем очрагы теркәлсә, гаепле кеше биш елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк”, -- дип аңлаталар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев