Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Күңелле вакыйга

Үткән шимбә көнне Өчкүл авылында күптән көткән күңелле вакыйга булды. Монда яңа модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды.

Владимир КОРНИЛОВ.
«НЖ».
Авылдагы элеккеге фельдшерлык пункты мәктәп бинасының кечерәк кенә җайлаштырылган бинага урнашкан иде. Авыл халкына, бигрәк тә медицина ярдәменә мохтаҗ булган өлкән буын кешеләренә, бу зур уңайсызлыклар тудырды. Хәзер авыл уртасында, яңа юл янында ук заманча, якты, матур фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Биредә авыруларны кабул итү һәм тикшерү өчен бөтен шартлар тудырылган. Заманча җиһазлар куелган, суы кертелгән, канализация үткәрелгән, җылылык эшләнгән.
Хәзер авылларда күбрәк олы яшьтәге кешеләр яши һәм билгеле булганча, алар медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ. Хәер, тормышта төрле хәлләр чыга, ашыгыч ярдәм кирәк булган вакытлар да еш кабатланып тора. Шуңа күрә авыл кешеләренә фельдшер-акушерлык пункты бик кирәк. Анда эшләүче шәфкать туташы аларны нинди авырулар борчуын да яхшы белә һәм шунда ук ярдәмгә ашыга.
Район башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев акрынлап бу эш районның башка авылларында да алып барылачак дип әйтте. Юлсызлыктан интеккән авыл халкы шатланып бетә алмый-хәзер юлга вак таш җәеп чыкканнар, бу да бик зур эш. Киләчәктә бу эшне дәвам итәчәкләр.
Юл төзүчеләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте Фоат Вәлиев исеменнән авыл халкын "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы җитәкчесе Фәрит Нугаев котлады һәм яңа ФАПка телевизор бүләк итте.
Кыска гына вакыт эчендә ФАП төзеп бирүләре һәм юлны төзекләндереп, вак таш җәеп чыгулары өчен бөтен авыл халкы исеменнән авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова юлчыларга, район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.
ФАП бүлеге мөдире Елена Кузнецовага тантаналы рәвештә яңа объектның символик ачкычы тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев һәм авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова символик лентаны кистеләр һәм авыл кешеләрен яңа ФАП белән танышырга чакырдылар.
Район авылларында киләчәктә дә ФАПлар ачылачак һәм юллар төзүгә зур игътибар биреләчәк.
Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП