Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Булдырдыгыз, шәфкать туташлары!

Урта звено медицина хезмәткәрләренең район конкурсында Иж-Борискино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Маргарита Бахитова абсолют җиңүче булды.

Бу конкурс ел саен медикларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларның белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү өчен үткәрелә.
"Визит карточкалары"нда конкурста катнашучылар үз коллективларын күрсәттеләр, аларның чыгышлары җырлар, биюләр белән аралашып барды. Моннан тыш, конкурста катнашкан һәр кеше жюрига алдан ук хәзерләнгән ризыкларны: матур итеп бизәлгән салат, камыр ашларын күрсәттеләр.
Конкурсның икенче этабы катлаулырак булды. Монда санитария-эпидемиология режимы буенча теоретик белемнәрне, гадәттән тыш хәлләрдә кичектергесез ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Бу эшләрне барысы да уңышлы үтәп чыктылар.
Ә аннары шәфкать туташлары "яралыларны" бәйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларга көч биреп торучыларның активлыгы нәтиҗәсендә ул бигрәк тә җанлы, күңелле үтте.
Киеренке көрәштә Кузнечиха табиблык амбулаториясеннән һәм үзәк район хастаханәсенннән Надежда Ферапонтова белән Елена Прохорова җиңеп чыктылар. Өченче урында -Зөлфия Ибраһимова һәм Ирина Халатова (үзәк район хастаханәсе һәм Куралово табиблык амбулаториясе).
Призерларга акчалата сертификатлар тапшырылды, ә калганнар кыйммәтле призларга лаек булдылар. Конкурста катнашучылар да, тамашачылар да бәйрәмнән зур тәэсирл алып таралыштылар.
Рәсемнәрдә: һөнәри осталык конкурсында катнашучылар; Маргарита Бахитова биремне үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев