Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Безгә табиблар бик кирәк

Үткән шимбәдә район үзәк хастаханәсенең актлар залында укучылар табиб һөнәре вәкилләре белән очраштылар.

Ул "Ак халатлы фәрештәләр" ("Ангелы в белых халатах") республика фестивале кысаларында үтте һәм бу чараны Казан дәүләт медицина университеты Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә үткәрә.
Укучыларны һәм ата-аналарны район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов сәламләде һәм үз коллективының эше, республика һәм безнең районның сәламәтлек саклау системасындагы уңай үзгәрешләр белән таныштырды, авыл җирендә эшләүче яшь табибларга бирелгән өстенлекләр турында сөйләде.
Никольск урта мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта педиатрия факультетының бишенче курс студенткасы Анжелика Склеренко видеофильм күрсәтеп, медицина университеты буенча читтән торып экскурсия үткәрде. Район балалар думасы әгъзалары да табиб һөнәрен яклап чыгыш ясадылар.
Теләгән һәр кеше медицина университетына керү шартлары, максатчан билгеләнү мөмкинлекләре (целевое назначение) турында һәм башка төрле сораулар бирделәр. Соңыннан укучылар өчен хастаханә буенча экскурсия оештырылды.
- Бүгенге чара безнең өчен бик файдалы булды, - диде алган тәэсирләре белән уртаклашып, 2нче мәктәп-нең чыгарылыш класс укучысы Игорь Емельяновский. - Мин медицина университеты турында күп кенә файдалы мәгълүматлар алдым һәм шушы уку йортына керергә җыенам. Әлегә профильле фәннәр - химия, биология буенча бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәм. Имтиханнарны уңышлы тапшырырмын дип ышанам.
- Минем иң зур хыялым - табиб булып эшләү, - диде Полянка мәктәбе укучысы Елена Паулкина. - Бу кешеләр өчен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, медицина университетына керергә җыенам. Барысы да имтиханнарны ничек тапшыруга бәйле, шуңа күрә аңа ныклап әзерләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев