Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Амбулаторияләргә ремонт ясалды

Узган шимбәдә районның сәламәтлек саклау тармагында ике әһәмиятле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң Кузнечиха һәм Куралово амбулаторияләре ачылды.

Владимир Корнилов
Һәр бинаны ремонтлау өчен "Авыл халкына медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү" республика программасы кысаларында, икесенә дә икешәр миллион сум акча бүлеп бирелде.
Кузнечихада җирле хастаханә бинасын яңабаштан төзегәннәр, дисәң дә була, 185 квадрат метр мәйдан биләгән амбулатория тулысынча җиһазландырылган. Монда табиб һәм процедура кабинетлары, 7 урынлык палата, даруханә, ашыгыч ярдәм фельдшерлары өчен бүлмәләр бар.
Амбулаторияне ачу тантанасына җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов, амбулаториянең гомуми практика табибы Әлфия Мурсалова, "Мегалит Строй" ҖЧҖ җитәкчесе Илназ Хөсәенов җылы котладылар. Бу предприятие эшчеләренең тырышлыгы белән ремонт кыска вакыт эчендә төгәлләнгән. Авыл халкы һәм кунаклар бәйрәм тасмасын кискәннән соң, амбулаторияне карап чыктылар.
Куралово халкы өчен дә бу истә калырлык вакыйга булды. 174 квадрат метрлы амбулатория мәктәп бинасының бер өлешен алып тора. Монда шулай ук табиб һәм процедура кабинетлары, палата, учреждение өчен кирәк булган башка бүлмәләр бар.
Бу истәлекле вакыйга белән Куралово халкын район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов тәбрик итте.
- Менә дигән амбулаторияләр ачылса да, мин сезнең азрак авыруыгызны, сәламәт булуыгызны телим, - дип билгеләп үтте ул. - Тик амбулатория барыбер бик кирәк, ул булганда авыл халкы үзен ышанычлырак хис итә...
Амбулатория фельдшеры Татьяна Владимирова, авыл җирлеге башлыгы Александр Романов, авылда яшәүче Татьяна Чуксина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, подряд оешмасы - "Регион Строй" ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Марюхов республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.
Сәламәтлек саклау тармагының яңа объектлары тиздән районның башка авылларында да гамәлгә кертеләчәк. Боларның барысы да авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, алар тиешенчә эшли, яши, ял итә, балалар үстерә алсын өчен эшләнә.
Рәсемнәрдә: Кузнечихада амбулаторияне ачу тантанасы; Куралово амбулаториясе фельдшеры Татьяна Владимирова зур рәхмәт белдерә.
Автор фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X