Сәламәтлек саклау
Амбулаториядә бөтен шартлар тудырылган
Апрель ахырында Куралово табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре тәмамланды.
Бу бинага күптән ремонт кирәк иде. Хәзер амбулаториягә бөтенләй икенче төс керде һәм авыруларга хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләйде. Ремонт вакытында җылыту системасы, канализация һәм су үткәрү системасы тулысынча яңадан эшләнде. Җылылык торбалары - полипропиленнан, радиаторлар биметаллга алыштырылды. Иске тәрәзә рамнары урынына...
Апрель ахырында Куралово табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре тәмамланды.
Бу бинага күптән ремонт кирәк иде. Хәзер амбулаториягә бөтенләй икенче төс керде һәм авыруларга хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләйде. Ремонт вакытында җылыту системасы, канализация һәм су үткәрү системасы тулысынча яңадан эшләнде. Җылылык торбалары - полипропиленнан, радиаторлар биметаллга алыштырылды. Иске тәрәзә рамнары урынына пластиктан ясалганнары куелган. Эчке һәм тышкы ишекләр яңаларга алыштырылган, кабинет стеналарын гипсокартон белән яңартып, буяп чыкканнар. Санузелның эчтәге стеналарын пластик белән каплаганнар, идәннәренә плитка җәйгәннәр, яңа җиһазлар куелган. Процедура кабинеты да бөтенләй икенче - уңайлы итеп эшләнгән, тамбур белән коридор яхшы итеп ремонтланган, электр системасы тулысынча алыштырылган. Хәтта амбулатория өчен пычрак су чокырын да икенчене казыганнар.
Бу эшләрнең барысы да өч ай эчендә "РегионСтрой" җәмгыяте көче белән башкарылган. Евгений Кузнецов, Андрей Тихомиров су үткәрү, канализация һәм җылылык системасын алыштыру белән шөгыльләнсәләр, Надир Гомәров, Петр Мартьянов буяу-агарту эшләрен башкарган.
Рәсемдә: Надир Гомәров плитка сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев