Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр
1 июнь — безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә безгә — өлкәннәргә балаларның даими игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын, балаларыбызның язмышы, кем булып үсүләре, аларның киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерү дә ул.
Сезне барыгызны да беренче җәйге бәйрәм, тормыш чәчәкләрен — Балаларны халыкара яклау көне белән чын күңелдән котлыйм һәм шул уңайдан сезгә иң җылы теләкләремне җиткерәм!
Балачак — шук чак, ул могҗизаларга, уйдырмаларга һәм уеннарга бай чор, ул уй-ниятләр һәм казанышлар, кичерешләр һәм ачышлар чоры. Һәр бала бәхетле булырга хокуклы, шул чакта гына баланың үз-үзенә һәм киләчәккә ышанычы нык була.
1 июнь — безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә безгә — өлкәннәргә балаларның даими игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын, балаларыбызның язмышы, кем булып үсүләре, аларның киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерү дә ул.
Бүген Татарстанда бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен югары дәрәҗәдә тәэмин итү принцибы салынган, балалы гаиләләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар, Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча эшләнгән 44 республика программасы нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы — балачак инфраструктурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә лидер.
Программалар кысаларында узган елда гына да 7 балалар бакчасы, 8 мәктәп һәм 2 өстәмә корпус төзелде. Сәламәтлек саклау системасында 240 объект капиталь төзекләндерелде, 48 фельдшер-акушерлык пункты, 3 амбулатор-поликлиника учреждениесе төзелде, 160 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелде, 125 яңа спорт корылмасы төзелде, ә спорт объектлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 72,5%ка җитте.
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзеп бетерү белән беррәттән, мәдәният өлкәсендә 56 объект капиталь төзекләндерелде һәм 12 яңа объект төзелде.
Алда җәй. Җәй — ул балалар өчен, урамнарда велосипедларда һәм роликларда чабып, елгаларда, диңгезләрдә коенып, кояшта кызынып, тәмле-татлы туңдырмалар ашап, күңелле маҗаралар белән рәхәтләнеп ял итә торган вакыт. Ә өлкәннәргә бу вакытның балаларыбыз өчен имин һәм файдалы узуы бик мөһим.
Кадерле балалар! Якыннарыгыз, дусларыгыз белән бергә уйнагыз, көлегез, шаярыгыз, спорт белән шөгыльләнегез! Бүгенге һәм киләчәк тормышыгыз якты, матур, кызыклы узсын, сез үтәсе юллар туры, сикәлтәсез, уңышлы булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын!
Барлык гаиләләргә бәхет, иминлек, муллык, һәркемгә нык сәламәтлек, җәйне шатлыклы һәм күңелле уздыруыгызны телим! Илебездә — тынычлык, күкләребез аяз булсын!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасында
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил И. В. Волынец
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев