Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара

«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.

«СалаваTik»лар Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган «Лап-лап» җырын башкарды.

Ренат Харис – төрле темаларга иҗат итүче әдип. Ул үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Авылда туып үскән шагыйрь буларак, авыл дөньясының матурлыгы, табигате аңа яхшы таныш, табигатькә булган мәхәббәте аның балаларга багышлап язылган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Әсәрләрнең теле гади, үтемле, җыйнак, аңлаешлы, шуңа күрә алар бик тиз отып алына. Балалар күңеленә тәэсир итү алымы көчле.  «Лап-лап» шигыре дә шундыйлардан:

Лап-лап, лап-лап,

аю килә атлап.

Бөтен төше тузан,

чәче-башы тузган.

Авторның балачак хатирәләре аның күңелендә әле дә саклана, аның әсәрләре дә шул хакта сөйли.

Реклама

Әлеге шигырь юллары нәни укучыларда табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтле, кызганучан караш тәрбияли.

...куян туп уйнаган...

Туп очкан да киткән,

Төшкән ул чокырга,

Аю тупны күргән,

Алып менеп биргән.

«Лап-лап» шигыре җыентык булып басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр.  Шул рәвешле балалар музыкасы бик матур җыр белән баетылган.

«СалаваTik»лар да әлеге җырны бик яратып башкара. Араларында иң кечкенә  «СалаваTik» Сәидә Гарифуллинага видеога төшерү моментлары бигрәк тә ошаган икән. «Ютубта видеоның чыканнын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз. «Лап-лап» җырын бигрәк тә. Чөнки  съемка вакытында без зу-ур гәүдәле  аю белән биедек». – дип искә ала Сәидә.  Ә аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры, балаларның яраткан дусты  Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар  проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Хәтерләсәгез, «Шүрәле» җырын башкарганда да, Юрий абый Шүрәле ролен башкарган иде, декабрь аенда узган «Татарча чыршы бәйрәмендә» дә ул сабыйлар белән күңел ачты. Бала күңелле Юрий Чуктиевны киләчәктәдә «СалаваTik»  видеоларында күрергә насыйп булсын.  Ә нәни тамашачыларыбыз исә «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X