Зәңгәр күккә дәшә хыялы...
Язмышлар

Зәңгәр күккә дәшә хыялы...

Малайларның күбесе кечкенә чакта очучы яки космонавт булып, күкнең зәңгәр киңлекләрен буйсындыру турында хыяллана.

Күпләр өчен бу бары тик хыял гына булып кала. Ә менә Өчкүл мәктәбен тәмамлаган Владислав Кузнецов хыялын чынга ашыруга бик җитди адым ясап өлгергән. Хәзерге вакытта ул академик С.П. Королев исемендәге Самара милли тикшеренүләр университетында “Авиатөзелеш” бүлегенең дүртенче курсында белем ала.
Ирина Телицына

Мәктәптә яхшы укырга кирәк, дип, һәр балага өйдә дә, мәктәптә дә даими әйтеп торалар. Чөнки вакытында алган төпле белемнәр генә киләчәктә үзеңә терәк булган һөнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Владислав та моны яшьли аңлый.

Мәктәптә уку аңа җиңел бирелә, башлангыч классларда бары тик бишлеләргә генә укып, өлкән классларда да дүртле-бишле билгеләреннән аерылмый. 

Буш вакытларында Владислав техник юнәлештәге тапшырулар, техника турында китаплар укый. Спорт, музыка белән мавыга, барысына да бик яхшы таныш булган “Славяне” коллективы составында чыгыш ясый. Шулай итеп, егет һәр яклап камилләшергә тырыша.

Тугызынчы классны тәмамлаганда нинди имтиханнар бирергә кирәклеге турында да ныклы фикергә килә. Төп фәннәр булып саналган рус теле һәм математикадан тыш, физиканы тапшыра. Кайбер кешеләргә шактый авыр бирелә торган соңгы ике фәнне ул аеруча кызыксынып өйрәнә. Чөнки иң җитди фәннәр нигезендә дә нәкъ шушы физика белән математика ята бит. Теоремалар, формулалар ярдәмендә табигать һәм көнкүрештә еш очрый торган күренешләрне аңлатып бирергә мөмкин. Инженер, программист, радиотехник, прибор төзүчеләр, очучылар һәм башка бик күп һөнәр ияләре дә шушы фәннәрне әйбәт белергә тиеш. Владислав та нәкъ шуңа омтыла.

Алсу Мансур кызы Лешева, Лидия Васильевна Комягина һәм башка остазлары аның бу фәннәрне өйрәнүенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Моннан тыш, беренче урта мәктәп укытучысы Валентина Михайловна Демина белән физикадан өстәмә дәресләр ала. БДИнең өч фәне (рус теле, профильле математика, физика) буенча ике йөз унбер балл җыеп, ул документларын бер үк вакытта аэрокосмик, политехник һәм төзелеш югары уку йортларына тапшыра.
БДИ нәтиҗәләре буенча аны академик С.П.Королев исемендәге милли тикшеренү университетының бюджет бүлегенә кабул итәләр.

Егеткә студентлар шәһәрчегендә тулай торактан урын бирәләр, шуңа күрә янәшәдә генә урнашкан университетка укырга йөрү бернинди кыенлык тудырмый. 

Ә менә дәресләр югары уку йортында мәктәп дәресләреннән күпкә катлаулырак. Гидродинамика, фундаменталь һәм гамәли математика, теоретик һәм инженер физикасы, материаллар өйрәнү кебек фәннәрнең хәтта исемнәре дә куркыта. ә бит көн саен лекцияләр тыңлаудан тыш, үзлектән өстәмә материаллар өйрәнергә, курс эшләрен, имтихан һәм зачетларны вакытында тапшырып барырга кирәк. Тик Владислав монда да сынатмый. Укуның беренче көннәреннән үк бары тик дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый, шуңа күрә арттырылган стипендия ала.

Авиатөзелеш тармагы – самолетлар белән гражданлык һәм хәрби авиацияне тәэмин итеп торучы иң мөһим тармакларның берсе. Уку вакытында студентлар самолетлар һәм ракеталар төзүне өйрәнәләр, автоматлаштырылган системалар ярдәмендә җитештерү процессын камилләштерү серләренә төшенәләр.
Теориядә алган белемнәрен практика белән ныгытып бару өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Владислав үзе практиканы иң зур авиатөзелеш предприятиесе булып саналган Самарадагы “Авиакор” заводында үткән. Аның төп юнәлеше – самолетлар төзү, төрле һава судноларына капиталь ремонт ясау һәм техник хезмәт күрсәтү. Ульяновск шәһәрендәге транспорт самолетлары җитештерүче “Авиастар” заводында да, шулай ук илебезнең башка предприятиеләрендә дә булганы бар.

– Уку миңа ошый. Бу һөнәргә ихтыяҗ һәрвакыт зур, ә хезмәт хакының югары дәрәҗәдә булачагына иманым камил, – ди Владислав үзе. – Университетта уку дәверендә ныклы белем һәм практик күнекмәләр алдым, шактый кешеләр белән танышып өлгердем. Мәсәлән, безнең группада гына Мексика, Анголадан килгән чит ил студентлары белем ала. Алар белән аралашу да бары тик файда гына китерә...

Укудан бушаган арада Владислав эшләп тә өлгерә. Киләчәктә укуын магистратурада дәвам итәргә җыена. Бу исә яшь белгеч алдында тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачарга тиеш. Шулай итеп, Владислав Кузнецов үзе өчен авыр булса да, әмма мактаулы, өметле һөнәр сайлаган. Һәм әкренләп алга куйган максатларын тормышка ашыра.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев