Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Юбилее белән котладылар

Никольск авылында гомер кичерүче Вера Михайловна Кузнецова күптән түгел генә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хакимият, район һәм авыл ветераннар советы, социаль хезмәт, авыл җирлеге вәкилләре аны бу истәлекле юбилее белән җылы котлап, Президент открыткасы, бүләкләр, чәчәк тапшырдылар. Вера Михайловна күп балалы гаиләдә туып-үскән. Тормыш авыр булса да, сигезьеллык...

Никольск авылында гомер кичерүче Вера Михайловна Кузнецова күптән түгел генә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хакимият, район һәм авыл ветераннар советы, социаль хезмәт, авыл җирлеге вәкилләре аны бу истәлекле юбилее белән җылы котлап, Президент открыткасы, бүләкләр, чәчәк тапшырдылар.
Вера Михайловна күп балалы гаиләдә туып-үскән. Тормыш авыр булса да, сигезьеллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.
Сугыш елларында аңа урман кисүдә эшләргә туры килгән. Авылдашлары белән бергә Тәтеш районына окоп казырга җибәргәннәр. Әнә шулай сугыш елларының барлык ачысын-төчесен үз җилкәсендә күтәргән. Вера Михайловнаның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары озак еллар хуҗалыкта эшләгән, ләкин иртә вафат булган.
Ә сугыштан соңгы елларда Вера Михайловна 27нче ат заводында секретарь вазифасын башкара. Ул эшләгән чорда совхозда берничә директор алышынган. Юбилее уңаеннан аларның кайберләре Вера Михайловнаны онытмыйча, җылы котлаганнар. Олы кешенең аздан да күңеле булганлыктан, ул аларга чын күңелдән рәхмәт әйткән..
Хәзерге вакытта ул кызы Людмила белән яши, оныклары һәм оныкчыклары да дәү әниләрен онытмыйлар.
Ирина Телицына фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев