Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Йөрәк җылысын кушып…

Ольга Данилованың шәһәрдәге икмәк заводында эшли башлавына ун ел тула. Ипи пешерүнең барлык серләренә аны хезмәттәшләре өйрәткән.

Антоновка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң туган авылындагы шәхси эшмәкәр пекарнясында беркадәр эшләргә туры килгән аңа.
Ипи пешерүнең кыенлыгы юк кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Күпереп пешкән ипи безнең өстәлләребезгә килеп җиткәнчегә кадәр никадәр хезмәт куярга кирәк. Ольга да сынатмаска тырыша. Аның тырышлыгын, эшкә мөнәсәбәтен, башка эшлекле сыйфатларын күреп, кондитер ризыклары пешерү остасы итеп куялар. Менә шунда инде аңа тагын бер кат фантазиясен эшкә җигәргә туры килә. Пешерелгән әйберләр тәмле һәм шул ук вакытта игътибарны җәлеп итәрлек матур булырга тиеш. Ольга барысын да булдыра ала.
Кызарып пешкән пироглар, татлы рулет, хуш исле күмәч һәм башка ризыкларны шәһәр һәм район авылларындагы кибетләрдән бик теләп сатып алалар. Заказ белән соратып алучылар да бар.
Ольга Данилова сменасы һәр эшне җиренә җиткереп үти. Оста пешекче вакыт белән беркайчан исәпләшми, иртәнге биштә инде ул үзенең эш урынына килгән була. Эше җаваплы булса да, аның әле беркайчан да сынатканы юк. Табыннарыбызда торган күпереп пешкән ипигә аның йөрәк җылысы да кушылган кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастер икмәк заводы