Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Ул Үзбәкстан Президентын саклаган

Якташыбыз, Йолдыз поселогы егете Рәшит Вилданов моннан берничә еллар элек Үзбәкстан дәүләте җитәкчеләрен саклаучы махсус структурада хезмәт итә. Вакыт кешене үзгәртә дисәләр дә, ул һаман элеккечә калган - шәм кебек төз буйлы, тыныч, сабыр. Рәшитнең бик еш як-ягына әйләнеп каравына гына бераз гаҗәпләндем…

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Рәшитне мәктәп елларыннан ук беләм. Гел бишлегә генә укымаса да, начар билге алып яки тәртип буенча классны артка сөйрәвен хәтерләмим. Ул елларда Әсхәт абый Хөсәенов алып барган физкультура дәресләрен аеруча көтеп ала иде. Программада каралган иң катлаулы күнегүләрне барлык классташларыннан уздырып, оста һәм җиңел үти алуы белән укытучыны да сокландырды. Шуңа күрә Рәшитнең унике яшьтән үк спорт белән ныклап шөгыльләнә башлавы гаҗәп түгел. Йорт ишегалдында такта кисәкләреннән кечерәк спорт залы әмәлләп куеп та шаккаттыра әле ул яшьтәшләрен.
Культиватор тәгәрмәчләреннән штанга ясый, бокс уйнарга өйрәнү өчен капчыкка елга комы тутырып элә… Атап әйткәндә, үзен ныклап торып армия хезмәтенә әзерли ул.
Солдат хезмәтен дә әле кая диген - Германиядә үтә. Башка сугышчылардан әйбәт физик әзерлеге һәм түземле булуы белән аерылып торган Рәшиткә часть командиры башта ук игътибар итә. Ул армиядә дә вакытны әрәмгә уздырмый: башкалар увольнениегә киткәндә Рәшит хәрби частьнең спорт залына барып күнегүләр ясый. Аеруча бокс белән мавыга. Спортның шушы төре аның киләчәк тормышында хәлиткеч роль уйный да инде.
1982 елда хезмәтен тәмамлагач, Рәшит туганнары янына, Үзбәкстан якларына юл тота. Әле кичә генә солдат шинелен салган егет "Ташметрострой" га эшкә урнашан. Көн буе җир астында метро казып та, кичләрен ару-талуга игътибар итмичә, ул елларда советлар илендә яхшы билгеле булган "Пахтакор" спорт мәктәбенә йөри. Шунда аңа тәҗрибәле үзбәк тренерлары игътибар итеп, егеттән менә дигән спортчы әзерләүгә керешәләр. Берничә ел эчендә инде ул Үзбәкстанның бокс буенча җыелма командасы составына кертелә. Яшь булса да, мәртәбәле бәйгеләрдә катнашып, рингта Урта Азия республикаларының көчле спортчылары белән очраша. Сиксәненче еллар азагында Таҗикстанда узган Бөтенсоюз турнирында икенче урынны алып, СССРның спорт мастеры исеменә лаек була.
Яшь һәм перспективалы спортчыга тренерлары да киләчәктә зур өметләр баглыйлар, аның тагын да зуррак уңышларга ирешә алачагына шикләнмиләр.
Әмма көннәрнең берсендә ул спортчыларның күнегүләрне ничек уздыруын карарга дип спорт залына килгән республиканың махсус хезмәт вәкилләре күз уңына эләгә. Рәшит аларның киңәше буенча Ташкенттагы хәрби югары чик буе гаскәрләре училищесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң зур җитәкчеләрне саклау идарәсенә эшкә кабул ителә.
Хәер, башта мобилизация бүлегендә җитди әзерлек үтәргә, армия кул көрәше, каратэ, спортның башка күп төрләре буенча җитди сынаулар узарга туры килә. Әлбәттә инде, төрле кораллардан да атарга өйрәтәләр. Дәүләт иминлеге органнарында эшләүче кеше барысын да биш бармагы кебек белергә тиеш.
- Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовны республикадагы сәфәре һәм чит илләргә визиты вакытында күп озатып йөрергә туры килде, - ди Рәшит Әхмәтзакир улы. - Дәүләтнең зур җитәкчеләрен саклау органнарында эшләве авыр, шул ук вакытта мактаулы да…
Рәшиткә республика территориясендә терроризмга каршы уздырылучы операцияләрдә дә күп катнашырга туры килгән. Үз бурычын намус белән үтәгән өчен аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерелгән. Президентны саклаганда килеп чыккан аерым очракларны да хәтерли, әмма алар турында сөйләмәскә тырыша.
Үзбәкстанның дәүләт иминлеге органнарында хезмәтен ул капитан дәрәҗәсендә тәмамлаган. Туган якларын сагыну хисе көчле булганга, әти-әнисенә якынрак булу өчен ул гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп кайта. Отставкадагы офицерга эш эзләп интегергә туры килми: сак структураларының берсенә инструктор булып урнаша. Хәзер шәхси сак предприятиеләренең ГБР хезмәткәрләрен өйрәтә. Эш графигы бик тыгыз, чөнки аның җитәкчелегендә спорт залында көн саен якынча 35-40 кеше күнегүләр уздыра. Өстәвенә, ул әле тагын кадетлар мәктәп-интернатында офицер-тәрбияче булып та эшли, малайларны армия хезмәтенә өйрәтә. Рәшит Әхмәтзакир улының максатчан һәм нәтиҗәле эше инде тиешле нәтиҗәләрне дә китерә. Мәсәлән, аның элекке шәкерте, хәзер Казандагы югары танк училищесы курсанты Салават Садыйков ике ел элек армия кул көрәше буенча Татарстанның абсолют чемпионы исеменә лаек булган. Узган елның ноябрь һәм декабрь айларында Казанда узган бәйгедә шулай ук аның укучылары Марат Елисеев белән Айдар Черник үз үлчәү авырлыкларында Татарстан чемпионнары булып танылган. Хәер, Рәшит Әхмәтзакир улы үзе дә сер бирә торганнардан түгел, физик яктан бик көчле, Татарстан Республикасының армия кул көрәше буенча федерация советы әгъзасы. Шунысы куанычлы, икътисад институтының дүртенче курсында укучы улы Илнар да кече яшьтән спорт белән бик дус. Дөрес, ату спортына күбрәк өстенлек бирә ул, инде ярышларда катнашып беренче разрядка да ия булган. Алма агачыннан ерак төшми, дип әйтүләре хак икән…
Мондый якташыбыз белән ничек горурланмыйсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев